Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 17 августка кадәр 10 мең түләнәчәк

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин министрлыкларга һәм ведомстволарга адреслы финанс ярдәме күрсәтү турында хисап тотарга кушты.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тулы булмаган балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга пособие, шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү — ун мең сум — мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Аерым алганда, сүз алиментларга бәйле проблемаларны хәл итү, шулай ук июльдән тулы булмаган гаиләләрдәге сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга аена 5650 сум күләмендә түләү кертү турында барды.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы җиде яшькә кадәрге балаларны карау өчен “больничныйлар”ны тулы күләмдә түләргә кушты, ә авыр матди хәлдә калган йөкле хатын-кызлар аена 6350 сум акча алачак.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X