Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүгә – Чыршы бәйрәменә

Шушы көннәрдә Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 100дән артык бала Мәскәүнең Төп чыршы бәйрәмендә булып кайтты. Аларны Казаннан 24 олы кеше озата барган. Лениногорскидан бердән-бер бала - 11 нче гимназия укучысы Айсылу Галимовага тәтегән илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете. Айсылу VI сыйныфта белем ала. Ул менә 5 ел инде рәсем-сәнгать...

Шушы көннәрдә Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 100дән артык бала Мәскәүнең Төп чыршы бәйрәмендә булып кайтты. Аларны Казаннан 24 олы кеше озата барган.

Лениногорскидан бердән-бер бала - 11 нче гимназия укучысы Айсылу Галимовага тәтегән илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете. Айсылу VI сыйныфта белем ала. Ул менә 5 ел инде рәсем-сәнгать мәктәбенә йөри. Төрледән-төрле конкурсларда катнашып, урыннар яулаган. Берничәсен генә атап китәсе килә: "Кечкенә принц һәм без" конкурсында II урынны алып, Мәскәүгә Федерация йортына барган булган ул. Алабуга шәһәрендә "Бәхетле балачак", "Я рисую как Шишкин. Дыхание эпоса" бәйгеләрендә призлы урыннарны алуга ирешкән.
- Барлык җиңүләрем дә укытучым Эльмира Расих кызы Галләмованың тырышлыгы аша килде, - ди Айсылу. - Ул Мәскәүгә дә исемлекне җибәрде. Кремльне күреп кайту бәхетенә ирешкәнмен икән, укытучыма рәхмәт әйтәсем килә.
Кремльгә килгән балаларны Россия Президенты хатыны Светлана Медведева тәбрикләгән. Күчтәнәчләр өләшкәннән соң, "Оружейная палата" музеена экскурсиягә алып барганнар.
- Матур итеп каршы алдылар. Кунакханәнең 18 нче катыннан урын бирделәр. Шундый күңелле, кызык булды. Бик нык ошады. Әтигә рәхмәт инде, эшеннән ял алып, Казанга илтеп куеп, шуннан каршылады да, - ди Айсылу Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X