Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таләпчән һәм гадел ул

"Айрат абыйның дәресләре һәрвакыт кызыклы, ул беребезне дә игътибарсыз калдырмый", диләр укытучылары Айрат Хасмөхәммәтов турында. "Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гадел дә", "Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен нәрсәдән хәбәрдар ул", "Авыр чакта гел ярдәмгә килә", дип тә өстиләр. Тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан ул. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган...

"Айрат абыйның дәресләре һәрвакыт кызыклы, ул беребезне дә игътибарсыз калдырмый", диләр укытучылары Айрат Хасмөхәммәтов турында.


"Ул бик таләпчән, шул ук вакытта гадел дә", "Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен нәрсәдән хәбәрдар ул", "Авыр чакта гел ярдәмгә килә", дип тә өстиләр. Тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан ул. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган егетне Татарстан үзенә тарта һәм ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Аннан Айрат Фәүзәт улын Лениногорск районының батыр очучы Валерий Чкалов исемен йөрткән данлыклы мәктәбенә эшкә билгелиләр. Һәм менә ул 35 ел буе балаларга физика фәнен укыта, яшь буынны аң-белемле итүгә, халыкка мәгърифәт нуры таратуга бар көчен сала. Мәктәпкә аяк басуының тәүге көннәреннән алып һәр дәресен кызыклы һәм кирәкле предмет итеп укыта. Шәкертләренә дустанә мөнәсәбәт, чын укытучыда гына күзәтелгән ярату, катлаулы әйберләрне дә гади итеп төшендерә белүе үз нәтиҗәләрен бирми калмый, әлбәттә. Аның укучылары республика, район олимпиадаларында, интеллектуаль бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Техник юнәлештәге югары уку йортларына бик җиңел керәләр, чөнки
укытучы аларны имтиханнарга әзерләүгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Укытучы тырыш хезмәте өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, республика, район мәгариф оешмаларының мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Айрат Фәүзәт улы Шөгер халык театрының талантлы артисты, үзешчән сәнгать буенча үткәрелгән күпсанлы смотр-бәйгеләрнең лауреаты. Гармунда өздереп уйный, моңлы итеп җырлый, Тукай, Такташ шигырьләрен яттан сөйли. Күп еллар дәвамында мәктәптә шахмат түгәрәге алып бара.Төрле спорт ярышларында хөкемдар буларак катнашып килә. Республика күләмендә үткәрелгән "Авыл яшьләре» спорт бәйгесендә даими катнаша. Гомумән, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп башкара ул.
Гаиләдә дә ике улы өчен үрнәк әти, олы җанлы, кайгыртучан гаилә башлыгы ул. Инде гомер көндәлеге ике бишле куйган көннәрендә Айрат Фәүзәт улына нык сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев