Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ОРВИ аркасында 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

 

«Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда беренче сыйныфлар карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. «Көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрәбез, грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтәбез, — дип өстәде ул. — Роспотребнадзор  мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика сизелерлек түгел һәм ул сезонлы авырулар кысасыннан чыкмый».

Ул шулай ук алга таба вазгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти режимда (2-8 ноябрь) узачагына ышаныч белдерде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/29-09-2020/tatarstanda-orvi-arkasynda-15-m-kt-pt-20-syynyfny-karantinga-yapkannar-5775038

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев