Реклама
Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән. Вакыйга болай була. Яңа Чишмә районының бер авылында кичке алтылар тулып килгәндә бер йортта җылыту казаны шартлый. Янгын сүндерүчеләрне 54 яшьлек хуҗабикә каршы ала. Ул улының 15 яшьлек күрше егете белән җылыту казаны урнаштырылган утын мичен кабызмакчы булуын сөйләп бирә. Тәүлектән...
Фаразларга караганда, җылыту агрегатларын һәм җайланмаларын эксплуатацияләгәндә янкын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу шартлауга китергән. Урында оператив төркем эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз