Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылында мәгърифәтче, галим Габдерәхим Утыз Имәни мемориалы ачылды (+фотолар)

Бүген Тимәш авылында зур вакыйга: авылның Утыз-Имәни исемен йөрткән урамында, авыл уртасыннан узучы олы юл читендә Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс ачылды.



Тимәш авылы легендар 3нче кара алтын скважинасы белән генә данлыклы түгел, анда әле күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәнинең әтисе Госман шунда туган, соңрак галим үзе 1810 елдан алып вафат булганчыга кадәр – 1834 елга кадәр Тимәштә яшәгән, шунда җирләнгән. Утыз Имәнинең 100дән артык эше бар, безгә шуларның 60 исемдәгесе генә килеп җиткән.

Мемориал комплекс ачылу шатлыгын уртаклашырга Казан, яр Чаллы шәһәрләреннән кунаклар килде. Алар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, якташыбыз,  филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов, Утыз Имәнинең ерак кына булса да туганы – Чаллы шәһәре Башшкарма комитеты аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова бар иде,  район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, Тимәш авылы халкы, мәктәп укучылары килде.

Әлеге мәдәни-тарихи комплекс район җитәкчелеге һәм Тимәш авылы халкы инициативасы буенча төзелгән, авыл халкы дигәндә бигрәк тә Айрат Габидуллинны аерым әйтәсе килә. Авылда шундый комплексны сафка бастырыйк дип, төрле инстанцияләргә йөрүче.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын кабул итү елында шундый тарихи әһәмияткә ия комплексны ачу – зур вакыйга. “Габдерәхим Утыз Имәни яшьтән үк гарәп һәм фарсы телләрен, Коръәнне өйрәнгән, аннары фән дөньясына килгән. Әсәрләре үрнәге аша милләтебезгә һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләгән. Тимәштәге шушы комплекс озак еллар мирас булып яшәсен, яшь буын өчен милли-мәдәни рух бөркеп тора торган урын булсын”, - дип теләде Васил Габтелгаяз улы.

Утыз Имәнинең иҗатын бик озак еллардан бирле өйрәнүче якташ галимебез Әнвәр Шәрипов әйтүенчә, Лениногорск районының Сарабиккол авылында өч ел мәдрәсәдә белем бирә. Аннан Куакбаш авылы тарихында беренче мәдрәсә салдырткан, шунда ук шәкертләр укыткан. Әнвәр Шәрипов Утыз Имәни монографиясе буенча китап чыгарган.

Чара барышында мәктәп укучылары әдәби композиция белән чыгыш ясады,Ләйсән Шәмсуарова мөнәҗәт, Алия Мортазина җыр башкарды.

Мәдәни-тарихи комплекс эчендә  граниттан стелалар куелган, ул стелаларда Утыз Имәнинең биографиясе, эшләреннән өзекләр язылган. Шулай ук аскы терәк белән (подставкада) ачык китап монументы да урын алган. Ул үзенә күрә аерым матурлык биреп тора.
 Комплексның кырыйлары матур челтәрләп ясалган.

Комплексның икенче өлешендә ял итү зонасы, спорт тренажерлары, чәчәкләр  урыны - клумба һәм фонтан ясалган.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында киләсе санда укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев