Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уттан зыянлы берни юк

Яз көне былтырдан калган кипкән үләнне яндыру табигать өчен файдалы, әлеге урыннарда яшеллек яхшырак үсә, дигән фикер яшәп килә. Чынлыкта исә, табигать өчен уттан зыянлы берни дә юк. Язгы-җәйге чор җитүгә, янгын чыгу ихтималы күп тапкыр арта. Ә үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә килеп чыккан янгынның төп сәбәпчесе - кеше үзе....

Яз көне былтырдан калган кипкән үләнне яндыру табигать өчен файдалы, әлеге урыннарда яшеллек яхшырак үсә, дигән фикер яшәп килә. Чынлыкта исә, табигать өчен уттан зыянлы берни дә юк.


Язгы-җәйге чор җитүгә, янгын чыгу ихтималы күп тапкыр арта. Ә үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә килеп чыккан янгынның төп сәбәпчесе - кеше үзе. Язын ишегалларын, бакчаларны чүп-чардан чистартырга теләп, кипкән үләнгә ут төртәбез, тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытып җибәрәбез. Кайчакта авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кирәкмәгән үләннәрдән арынырга теләп, ут төртә. Ике очракта да бу зур янгын белән төгәлләнергә мөмкин. Нәтиҗәсе булып, бакча йортлары, тарихи һәйкәлләр, агачтан төзелгән корылмаларга зыян килә. Хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Коры үлән яндыру беренче карашка гына куркыныч тудырмый. Ә ут, көтмәгәндә, йорт яисә сарайга күчсә, шунда яшәүчеләргә шактый зыян сала. Икенче куркыныч ягы: үлән янган төтен исе кеше сәламәтлеге өчен бик зыянлы. Бигрәктә сулыш юллары авыруларыннан интегүчеләргә.
Лениногорскилыларга шуны искәртәсе килә: бәхетсезлеккә юлыкмас өчен ут белән үзегез дә сак эш итегез, балалар арасында да аңлату эшләре алып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined