Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Вакансияләр ярминкәсеннән 24 кеше юллама алып китте

2 декабрьдә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче гражданнар, шулай ук мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.



Эш эзләүчеләргә төрле һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: табиблар, инженер, сыйфат буенча инженер, полицейский, участок уполномоченные, буфетчы, санитар, электромонтер, махсус техника йөртүче, ПКС машинисты, скважиналарны тикшерү буенча оператор, ПКС бораулаучы, ПКС бораулаучы ярдәмчесе, шәфкать туташы, каравылчы.

Вакансияләр ярминкәсенә 87 кеше (инвалидлар - 10 кеше) килде , шуларның 45е – хатын – кызлар, 18е -яшьләр. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту сораулары буенча белгечләрдән консультацияләр алдылар, 24 эш эзләүчегә эшкә юллама бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев