Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырылды

Сугышлы авылы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Вилданова өчен тормышындагы мөһим документ - Россия гражданины паспорты алу көтелмәгән вакыйга булды. Бу көн аның хәтерендә озак сакланыр. Чөнки Россия гражданины шәхсен раслаучы төп документны ул тантаналы рәвештә Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы урынбасары кулыннан алды. Айсылу тантанага әнисе...

Сугышлы авылы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Вилданова өчен тормышындагы мөһим документ - Россия гражданины паспорты алу көтелмәгән вакыйга булды.
Бу көн аның хәтерендә озак сакланыр. Чөнки Россия гражданины шәхсен раслаучы төп документны ул тантаналы рәвештә Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы урынбасары кулыннан алды.
Айсылу тантанага әнисе белән килгән иде. Үзе дә, әнисе Рәзилә апа бик дулкынланды. Бу көн һәркем тормышында бары бер генә тапкыр була торган вакыйга, диде Рәзилә апа.
- 14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданины паспорты алу һәр үсмергә зур җаваплылык өсти. Бүгенге көннән башлап, мөстәкыйль карарларны үзебез кабул итә алачакбыз. Тик кылган гамәлләр өчен дә үзебезгә җавап бирергә туры киләчәк, - ди Айсылу.
Сыйныф җитәкчесе Гүзәлия Баһауова да Айсылу турында яхшы фикердә, мәктәптәге төрле чараларда актив катнаша, дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый, ди.
Бу көнне шәһәр һәм райондагы иң актив һәм алдынгы 17 яшь лениногорскилы паспортлы булды. Әлеге мөһим вакыйга белән үсмерләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, музей хезмәткәрләре, әти-әниләр котлады.
Тапшыру тантанасы Туган якны өйрәнү музеенда узды. Музей хезмәткәрләре үсмерләргә паспортның әһәмиятле документ булуы турында сөйләде. Аннан соң инспекторлар аларга тормыштагы беренче документларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X