Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арткан

Лениногорскида шушы елның 8 ае эчендә җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,

һәлакәтләрдә ике кеше үлгән, 6 кеше зыян күргән.
Әлеге саннарны мэриядә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында Лениногорск ЮХИДИ начальнигы Виталий Слабодин хәбәр итте.

Ике елдан да азрак машина йөртү стажы булган шоферлар гаебе белән килеп чыккан аварияләр хакында сөйләде ул. Шулай ук утырышта Зеленая Рощада кеше үлеменә китергән һәлакәткә дә аерым тукталдылар (бу авария хакында сайтта яздык).

Комиссия утырышы ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Зөлфия Михайлова юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп, төгәл үтәү буенча актив эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев