Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Россиядә тизлек арттыруның штраф салынмый торган чиген киметергә телиләр

Россиядә тизлек арттыруның штраф салынмый торган чиген 20 км/сәгатьтән 10 км/сәгатькә кадәр киметергә җыеналар. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында вице-премьер Максим Акимов әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.

 

Вице-премьер әйтүенчә, «үзен цивилизацияле дип санаган илләрнең берсендә дә» тизлек арттыруның рөхсәт ителгән чиге бу кадәр зур түгел.

Шул сәбәпле, «шофернең тизлек чикләвенә 20 км/сәгатьне өстәп, моны рөхсәт ителгән режим дип уйлавыннан котылырга кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре бар һәм аларны үтәргә кирәк», — диде ул.

Бу яңалык пилот зоналарда гамәлгә ашырыла башлаячак, әмма Акимов аларны әлегә атамады. Аның сүзләренчә, аерым тизлек режимнары өчен чикне киметү хокукын федераль әһәмияттәге шәһәрләр, миллионлы шәһәрләр, төбәк үзәкләре, бөтен шәһәр җирлекләре алырга мөмкин.

Хөкүмәт башлыгы урынбасары бу «мәсьәләнең бәһасен» ел саен өзелгән 1,8 мең гомер белән бәяләгән. Аның мәгълүматы буенча, закондагы тиешле үзгәрешләр 2020 ел дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.

Алдарак «Татар-информ» ЮХИДИ хезмәте барлык йөртүчеләрне алкогольгә һәм наркотикка тикшерү хокукы алырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X