Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда юл һәлакәтләренең төп күрсәткечләре кимегән

2020 елның тугыз ае нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасында юл һәлакәтләренең барлык төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Бу хакта Мөслим районында үткән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов әйтте.

 

9 ай дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә 2934 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге юл һәлакәтләрендә 228 кеше һәлак булган, ә 3594 кеше җәрәхәтләнгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 294 фактка кимеде, җәрәхәтләнүчеләр — 457 кешегә, һәлак булучылар саны — 13 кешегә.

 «Һәлак булучылар һәм юл-транспорт һәлакәтендә яраланучылар санының кимү темплары уртача округ һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак», — дип билгеләп үтте Габдерахманов.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы уңай тенденцияләргә карамастан, кичектергесез хәл итүне таләп итә торган проблемалар бар, дип өстәде. Республиканың тугыз районында һәлак булган җәяүлеләр саны арту теркәлгән. «Барлык җәяүлеләр кичүләренең торышын тагын бер кат карарга, тиешле чаралар күрергә, шулай ук трассалар буйлап хәрәкәт итүче җәяүлеләр белән эшне активлаштырырга кирәк. Аерым алганда, һәлак булган җәяүлеләрнең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Шул ук вакытта җәяүлеләр яктылыкны кире кайтара торган элементларсыз иде», — дип ассызыклады докладчы.

Айнык булмаган йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан авария ситуацияләре киеренке булып кала: республиканың 11 районында мондый юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә, дип билгеләп үтте Габдерахманов. Ул барлык җаваплы затларны да бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X