Лениногорскида 15 яшьлек кыз мошенник тозагына эләккән

29.09.2017 13:41 | КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН Печать

Лениногорскида 15 яшьлек кыз мошенник тозагына эләккән

27 сентябрь көнне урамда кызга бер ханым бозым, бозымны бетерү, аны "чистарту" турында сөйли. Һәм өйдәге булган барлык акчаларны алып чыгарга куша. Кыз шулай эшли дә.

Полициягә зыян күргән кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. "Мошенниклык" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Кызны алдаган ханымның фотороботын төзегәннәр, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике