Татарстан делегатлары Сочига Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте

12.10.2017 15:04 | ЯҢАЛЫКЛАР Печать

Татарстан делегатлары Сочига Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте

Бүген Татарстан делегатлары 14 - 22 октябрьгә кадәр Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте. Фестивальдә Татарстаннан 200 кеше катнашачак.

Татарстан делегациясе составында танылган кешеләр, “Прогульщики” һәм “Мураками” ансамбльләре, Россия студентлары туташы булып танылган Диләрә Ялалтынова, спортчылар, предприятиеләрдән эшче яшьләр дә бар.

Делегатларны Сочига Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин якты теләкләр белән һәм уңышлар теләп озатты.

Искәртеп үтик, Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале 14- 22 октябрь көннәрендә уза. Анда 180 илдән 20 меңләп яшь кеше катнаша.

http://tatar-inform.tatar

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
Взыскать любой ценой: № 266-ФЗ расширил полномочия налоговиков
На семинарах «Легализация: как снизить налоги законно и безопасно» Владимир Туров расскажет бизнесменам, как законно снизить налоги.
18:00 18.10.2017