Редакциягә яңа китап кайтты: Тәлгат Галиуллин “Ана корт”.
Күренекле язучы, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин әлеге китабына кергән повесть һәм хикәясендә укучыларын яңа заманның әхлакый йөзе турында уйланырга чакыра.
Автор яңача яшибез дип, адәм балалары гасырлардан гасырларга күчә килгән рухи кыйммәтләрнең асылын җуймыймы, ярату, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны икейөзлелек, хөсетлек, табыш артыннан кууга алыштырып, кешелеклелеген югалтмыймы дигән тәнкыйди сораулар куя.
✅ Китап буенча редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз: 885-595-5-07-72
Реклама, 16+ АО "Татмедиа"
erid:2VtzqxkmgYY
Нет комментариев