Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
Белдерүләр

Редакциягә яңа китап кайтты: Зиннур Хөснияр «Әтием кайда, Суслонгер?!.»

10 мая 2023, 16:49

107

0

0

Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабы на кергән «Әтием кайда, Суслонгер?!.» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә үзенен әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багыш- лана.

Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә. «Күкеле сагать» хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик
нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.

........рәхмәт төшкер Суслонгер дигән жиргә килеп житәргә күп калмады, ди, мари кызлары. Сурок әле тагын да арырак икән. Кызлар Суслонгерда калды. Шулчак каршыларына үзләре кебек ук чабаталы хатыннар очрый башлады.
Әйтерсең, урман эченә чебен гөмбәсе кебек бар дөньяның төенчекле кыз-хатыннары сибелгән. Баручылар ашыга, аларның йөзләрендә күрешүгә өметләнгән бәхет чаткылары, кайберләре, башларын да күтәрмичә, аяк очларына карап атлый, тик, ни дисәң дә, кайтып килүчеләр, нигездә,сүлпән, күңелсез күренә...

.... Хәрби лагерьга чакырылган ирләренең хәлләре мөшкел икәнлеген алар юлда ук аңлады. Бу хис аякларына көч өстәде, тизрәк барып җитәргә дә ачлыктан интеккән ирләренең тамагын туйдырырга!
Рәхимә юлда капкалап алырга дигән икмәген дә төенчеккә төрде. Үзе ничек тә түзәр, Шәйхигә кирәгрәк бит ул. Берзаман Гәүһәр, капылт туктап, каен янына иелде. Нәрсә тагы? - дип аптырап карады Рәхимә. – Түзәбез, кара аны, барып җиткәнче, бер тәгам ризык та капмыйбыз!.....

16+ Реклама ОА "Татмедиа"

2VtzqvDybPe


 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев