Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Афәрин, Альбина, Афәрин!

Бөек Тукаебыз әллә яратып, әллә яратмыйча, әллә сөеп, әллә сөймичә татар кызы турында болай дип язган: «Куян - татар кызыдыр. Кешедән дә куркыр, песидән дә куркыр, каргадан да куркыр, үзеннән үзе дә куркыр...». Гомумән, шагыйрьнең әсәрләренә күз салсаң, ул татар туташына карата әлләни хөрмәтле мөнәсәбәттә булмаган кебек тоела. «...Бер татар...

Әлбәттә, Тукаебыз татар кызының бу сәер кыланмышларын әүвәлрәк чорларда хатын-кызларыбызга гыйлем эстәргә рөхсәт ителмәве белән аңлаткан. Чыннан да, надан хәлфәләр, кызлар язу белсә, егетләргә хат язалар, дип курыккан. Татар хатын-кызы турындагы уйларына йомгак рәвешендә, Тукаебыз болай дип яза: «Дөньяда «азат» вә «азат халык» булып яшәр өчен, әлбәттә, каумебезнең яртысы булган вә киләчәктә милләт аналары булачак «галәме нисван»ымызны (хатын-кыз галәмен - М.Г.) укыту турысында сөйләүне бөтенләй артык та күрәм инде», - дигән ул. Бу хакта сүз куертмыйча, тизрәк эшкә керешәсе, димәк.

Әлбәттә, Тукай яшәгән чорда куян кебек куркак татар кызының опера сәхнәләрендә чыгыш ясавын күз алдына да китереп булмагандыр. Хәер, ул заманнарда татарда опера булмаган да бит әле. Әмма зыялыларыбыз бу музыка жанрының гүзәллеген вә камиллеген күреп, мөгаен, татарда да опералар булуын теләгәндер. Зур акыл иясе, язучы Г.Искакый, мәсәлән, үзенең мәшһүр «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә, татар милләтенең бетү, башка милләтләр тарафыннан йотылу куркынычын күрсәтеп кенә калмый, аны булдырмау чараларын да тәкъдим итә. Алар арасында исә әдәбият, сәнгать, мәдәниятне һәрьяклап тәрәккый иттерү, Европа цивилизациясе казанышларыннан киң файдалану да бар. Һәм язучы 1902 елда язылган әсәрендә үк инде татар операсы турында өмет-хыялларын чагылдыра. Анда «Чегән кызы», «Язмыш», «Талныш» исемле татар опералары, Лалә исемле мәшһүр татар опера җырчысы турында телгә алына (болар, әлбәттә инде, Г.Исхакый үзе уйлап чыгарган, чынлыкта булмаган әсәрләр, беренче татар опералары «Эшче» белән «Сания» дә 1925 елда гына иҗат ителә бит). Рәсем сәнгатендә, музыкада татарның бүтән милләтләрдән калышуы Г.Ибраһимовны да борчыган булса кирәк. «Ашказар» вә «Тәфтиләү» ияләре русның Чайковскийлары, полякның Шопеннары була алмаган икән - моның өчен табигатькә түгел, тарихка, язмышка үпкәләргә мәҗбүрмез, - дип яза ул «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз» мәкаләсендә. - Безнең халыкның табигатенә чәчелгән музыка истигъдадлары - орлыклары - шартлар булмаганнан гөл булып үсә алмый калганнар, - дип дәвам итә ул фикерен. - Чәчәк ату вә җимеш бирүне хәтергә дә китереп булмый инде: музыка хәрам иде, аның белән шөгыльләнү - адәмнең бөтен игътибарын юк итә иде...». Әлбәттә инде, Тукаебыз да, «безнең халыкның җырлау вә көйләвендә үзенә бертөрле хосусият бар кеби», дип язса да һәм татарның «иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып», «мыек астыннан гына» җырлавын хуп күрсә дә, татардан да Чайковскийлар чыгуы турында хыялланмый булмагандыр. Кыскасы, үткән гасыр башында татар кызы, нигездә, куян кебек куркак булган һәм аек акыллы зыялыларыбыз милләт анасының Аурупа халкын шаккатырырлык гамәлләр кылуын, ягъни мәсәлән, итальяннар, алманнар, инглизләр, испаннар, урыслар һ.б. мөкиббән киткән операларда җырлап тамашачыны һуштан яздыруын төштә дә күрмәгән.

Шуннан соң ни-нәрсә үзгәрде соң? Татарның көй-моң осталары, Европа казанышларын өйрәнеп, аларның үрнәгендә татар опера, балетларын, симфонияләрен иҗат итте. Ир-егетләребез генә түгел, гүзәл затларыбыз да һәм итальяннарның күңелендә туган мәхәббәт тарихларын, һәм үзебезнең С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Б.Мөлеков, М.Мозаффаров һ.б. иҗат иткән кызыклы вә гыйбрәтле хәл-вакыйгаларны опера сәхнәсендә җырлап-уйнап күрсәтә башлады. Татар кызын куян дип кара син хәзер! Дөньяны шаулаткан шахмат остасы Алисә Галләмова, балерина Лилия Сабитова, теннис остасы Динара Сафина, нәфис гимнастика буенча дөнья һәм Европа чемпионы Ләйсән Үтәшева, композиторлар София Гобәйдуллина, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдиновалары бар бүген татарның! Кызганыч ки, опера, балет сәнгатьләребездә генә күтәрелеш чоры озак вакытлы булмады, хәзер исә татар композиторлары зур әсәрләр иҗат итүдән туктады. Әлбәттә, монда музыка театрларыбызны җитәкләүче татарлыклары чикле-чамалы булган яисә бөтенләй татар милләтеннән булмаган җитәкчеләребезнең дә гаебе зур. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә опера сәнгатебез җан тәслим кылды дияргә була. Ә менә гүзәл затларыбызның аурупалылар уйлап тапкан бу матур сәнгать белән кызыксынулары, аңа мөкиббәнлекләре кимемәде бугай. Шундый мөкиббәннәрнең берсе - опера җырчысы Альбина Шаһиморатова. Мәгълүм булганча, олуг Тукаебыз турындагы хәтернең бер чагылышы буларак Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе барлыкка килде. Бүгенге көндә 171 кеше бу дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Алар арасында шагыйрьләр, язучылар гына түгел, рәссамнар, композиторлар, җырчылар, режиссерлар, артистлар да бар, чөнки Тукаебыз - шагыйрь генә түгел, милләтнең җаны вә намусы ул, димәк, нинди өлкәдә иҗат итүләренә, эш күрсәтүләренә карамастан, милләт намусына тугры булып калган, зыялыларга хас гамәлләр кылган, ягъни мәсәлән, бернигә дә карамастан, хакыйкатне ярып сала белгән, кыерсытылганарны яклаган һәм, әлбәттә инде, милләт тәрәккыяте өчен хәл кәдәри тырышкан һәркем Г.Тукай исемендәге премиягә лаек була ала. Әйтергә кирәк, Татарстанның халык артисты А.Шаһиморатова - Г.Тукай исемендәге премия лауреатлары арасында иң яшь лауреатның берсе. Альбина татарча җырлап танылган кеше түгел бит, дияргә мөмкин кемдер. Әйе, шулай. Әмма татар ил агаларының сәнгать, мәдәниятебезнең тәрәккыяте өчен бармак та селкетмәүләренә, татарның музыкаль театры булмавына, композиторларыбызның опера, балет жанрларыннан читләшә баруларына, гомумән алганда, татар халкының бу якты дөньяда үз хакын даулый, хаклый, яклый белмәвенә Альбина гаеплемени?! Бәгъзе милләтләр татарны гомер-гомергә кыргый илбасар яисә кара, надан эш аты, гармуннан башканы күрмәгән ахмак, дивана, авыл гыйбады итеп күрсәтергә тырыштылар. Альбина кебекләр бу ялганны фаш итүләре, татарның нәфис, затлы, нечкә, матур сәнгатьләргә маһирлыгын раслаулары белән зур. Йә, әйтегез, әгәр дә М.Мозаффаровның «Галиябану», Б.Мөлековның «Кара йөзләр», Ж.Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар», Н.Җиһановның «Алтынчәч» һ.б. операларыбыз сәхнәләштерелсә, Альбинабыз Галиябану, Галимә, Галия, Алтынчәч партияләрен Джильда («Риголетто», Дж.Верди), Төн патшабикәсе («Тылсымлы флейта», В.Моцарт), Аида («Аида», Дж.Верди) һ.б. опера партияләреннән начаррак җырлар идемени?! Татар җанлы ил агалары, татар музыкаль театры булмагач, яшь кенә бер җырчы туташ үзе генә нәрсә эшләсен ди?! 26 апрельдә шагыйрьнең туган көнендә, яшь бөреле, яңа үсентеле, кояшлы, ягымлы җилле язлардай, татар кешесе милләтебезнең киләчәгенә өмет белән, күңелен кинәндереп яшәп алган бер көндә лауреатларга дәрәҗәле премия тапшырылганнан соң башкарылган Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» спектаклендә А.Шаһиморатова Зәйтүнә партиясен җырлап талантын расламадымыни?! Галиябану, Галимә, Галия, Алтынчәчләрне җырлап, бу героиняларны Джильда, Аида, Виолетта, Төн патшабикәсе дәрәҗәсенә күтәрмәс идемени ул?! Казаныбызга кайткан арада концертлар биреп, «Гөлҗамал», «Әллүки», «Бөдрә тал», «Сакмар», «Озата барма» татар халык җырларын, композиторларыбыз С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов җырларын, Р.Яхин романсларын җырлап, таң калдырмый мыни ул тамашачыларны?!

«Озата барма» татар халык җыры. Көе озын. Башкару өчен бик авыр. Альбина аны беренче мәртәбә 5 яшендә Ташкентта җырлый. Шаһиморатовлар гаиләсе 1993 елга кадәр Урта Азиядә яши. Альбинаның әтисә Әнвәр Шаһиморатов музыка училищесын тәмамлый, Ташкенттагы татар ансамбленә йөри, үзе дә җырлар иҗат итә һәм, әлбәттә инде, татар филармониясе артистларының Урта Азия буйлап танылган җырчыбыз И.Шакиров җитәкчелегендәге гастрольләрен берсен дә калдырмый. Альбинага «Озата барма» татар халык җырын шундый концертларның берсендә башкарырга насыйп була да инде. «Зал шыгрым тулы иде, беренче рәттә әнием һәм сеңлем утыра, мин шакмаклы күлмәктән, аягымда ап-ак гольфы, башымда бик зур бант, миңа хризантемалар бүләк иттеләр», - дип искә алып сөйләде ул концертны Альбина.

Ташкент музыка мәктәбе. Казанга кайту. Музыка училищесының хор-дирижер бүлегендә уку. 1997 елда танылган җырчыбыз Хәйдәр Бигичев белән очрашу. «Тавышың бар, сиңа җырларга кирәк», - дип әйтә ул Альбинага. Аның бу сүзләре васыять кебек, чөнки озак та үтми җырчының гомере вакытсыз өзелә. Казан дәүләт консерваториясендә Альбина берьюлы хор-дирижерлык һәм вокал бүлекләрендә укый, танылган җырчыбыз Зилә Сөнгатуллинадан осталык дәресләре ала. Өченче курстан Мәскәү консерваториясенә күчә. Чыгарылыш имтиханы. Альбина «Бөдрә тал» татар халык җырын башкара һәм «5+» билгесен ала. Аннары аспирантура һәм Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрында эшләү. Бервакыт Альбина Мәскәү консерваториясенең Зур концерт залында дирижер В.Спиваков җитәкчелегендәге симфоник оркестр белән чыгыш ясый. Концерттан соң Альбинаны Американың Хьюстон Гранд-Опера театрының арт-директоры үзләренә стажировкага чакыра. Бу театрда яшьләр студиясе бар икән. Анда яшь опера башкаручыларга телләр, музыка стильләре өйрәтәләр, борынгы музыканы башкару буенча күнекмәләр бирәләр, уку барышында В.А.Моцарт, Дж.Верди әсәрләренә аеруча басым ясала. Яшьләрне бушлай яшәтү өстенә әле аларга хезмәт хакы да түләп баралар. Хьюстонда Альбинабыз бик тырышып эшли, итальян, француз телләрен өйрәнә, инглизчәсен камилләштерә. Башка төрле әйткәндә, Хьюстон Гранд-Опера театрында татар кызы осталыгын чарлый-чарлый опера күгендәге зур, җитди очышка әзерләнә. Нәтиҗәләр озак көттерми.

2007 ел. Мәскәү шәһәре. П.Чайковский исемендәге халыкара конкурс. Альбина анда беренче премиягә һәм алтын медальгә лаек була. П.Чайковский исемендәге конкурс дүрт елга бер тапкыр фортепиано, скрипка, виолончель, вокал музыка белгечлекләре буенча үткәрелә, илдә-көндә иң абруйлылардан санала. «Мин Мәскәү тамашачысын, ни өчендер, салкын, үтә таләпчән вә бик кырыс дип уйлап йөри идем, П.Чайковский исемендәге бәйгедән соң исә бу уйларымнан кире кайттым, - дип искә алып сөйләде Альбина, - Музыка әсәрләрен башкаручыларның күплегенә, вакытыбыз чикле булуына, регламентның катгыйлыгына карамастан, тамашачы мин башкарган һәрбер әсәрдән соң озаклап кул чапты...».

«Мине иң элек Мәскәүдә белүләрен телим, шуннан соң мине бөтен дөнья таныячак», - дигән Бразилия пианисты, П.Чайковский исемендәге конкурс лауреаты Артур Морейра-Лима. Чыннан да, П.Чайковский исемендәге конкурста җиңгәннән соң, Альбинага бик күп ишекләр ачыла.

Менә татар кызы атаклы Зальцбург фестивалендә җырлый. Билгеле булганча, Австриянең Зальцбург шәһәрендә бөек композитор В.А.Моцарт туган. Анда гуталин тартмаларыннан алып салфеткаларга кадәр композиторның портреты белән бизәп чыгарыла. Биредә ел саен музыка иҗат итү остасының истәлегенә фестиваль үткәрелә. Гадәттә, ул җәй ахырларында бер ай дәвамында уза. Билетларны исә ярты ел кала сата башлыйлар. Тамашачылар фестивальгә Австрия милли киемнәреннән яисә купшы, кыйммәтле тантана күлмәк, костюмнардан киенеп килә. Балаларга да хәтта озын күлмәкләр, смокинглар кигертәләр. Биредә асылташлар, бриллиантлар җемелдәвеннән күзләр камаша. А.Шаһиморатова фестивальдә мәшһүр маэстро Риккардо Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестрына кушылып В.А.Моцартның «Тылсымлы флейта» операсында Төн патшабикәсе партиясен башкара. Австриянең музыка белгечләре Альбинаның тавышын «бриллиант колоратура» дип атый.

Менә татар кызы А.Шаһиморатова Нью-Йоркта атаклы «Метрополитен-опера» да җырлый. Аның залы - 3900 тамашачыга, оркестр чокыры 110 музыкантка исәпләнгән. Анда бер зур, өч ярдәмче сәхнә бар. Театрның вестибюле атаклы рәссам Марк Шагал фрескалары белән бизәлгән. Бу театрда төрле елларда Ф.Шаляпин, М.Каллас, П.Доминго, Л.Паваротти, Г.Вишневская, Е.Образцова, Д.Хворостовский җырлаган. «Тылсымлы флейта» спектакленнән соң артистларны театр ишегеннән чыгуга ук рәхмәтле тамашачылар урап ала. Алар автограф алалар, бергә фотосурәткә төшәләр.

Менә милләттәшебез А.Шаһиморатова Италиянең атаклы Ла Скала театрында җырлый. Анда тамаша залы 2015 кешегә исәпләнгән. Театрда гаҗәеп матур опера музее бар. Биредә билет бәясе бик кыйммәт. Сезон ачылган вакытта, мәсәлән, ул 2 мең еврога кадә җитә. Итальяннар музыкада опера жанрына нигез салулары белән чиксез горурлана. Аларны дөньядагы иң таләпчән, иң нәзберек, иң аяусыз вә иң кызу канлы тамашачы дип әйтергә мөмкиндер. Күңелләренә хуш килмәгән күренешкә түзеп тормыйлар, аяк киемнәрен салалар да аеруча нәфрәтләндергән берәр җырчыга төбәп сәхнәгә аталар. Шөкер, татар кызы Альбина Шаһиморатова Ла Скала исемле олы мәктәпне имгәнүләрсез уңышлы гына үтә алды.

А.Шаһиморатова Чиләбедә М.Глинка исемендәге конкурста да беренче урынны яулый. Сәхнәгә диплом һәм бүләк алырга чыккач, жюри рәисе танылган җырчы И.Архипова аңа гаҗәеп тирән мәгънәле сүзләр әйтә: «Альбина, син - татар кызы. Үз тамырларыңны беркайчан да онытма. Үз халкың кебек рәхмәтле тамашачыны син беркайда да тапмаячаксың», - ди. Альбина үз тамырларын онытмый. Хьюстон, Лос-Анжелес, Чикаго, Нью-Йоркта да ул композиторларыбыз С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Яхин музыкаларын башкара. Татар җырын беренче тапкыр ишеткәннәрнең дә күзләре яшьләнә. Хьюстонда узган бер концерттан соң исә бер ханым «Бөдрә тал» татар халык җырын яздырып бирүне үтенеп-үтенеп сорый.

Юк, Альбина үз тамырларын онытмый. Татар хатын-кызының милләт анасы булып җитешүе, милли сәнгать, мәдәният, әдәбиятебезнең, милли хәятебезнең тәрәккый итүе турында хыялланган зыялыларыбыз, беренче чиратта, бөек Тукаебыз рухы оныттырмый...

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X