Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 яше тулмаган балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр

Россиядә 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр.

«Соңгы вакытта илебез бизнесы вәкилләренең «АВАНТИ» ассоциациясенә социаль челтәрләрдә тыелган контент булуга, шулай ук балаларның күрсәтелгән мәйданчыкларга керү мөмкинлеген хокукый җайга салу булмауга шикаятьләре артты», – дип документ текстыннан өзек китерә «Известия» газетасы.

Инициатива авторлары мондый чара кертү ихтыяҗын интернетта террористик контентлы, балигъ булмаганнарга куркыныч тудыра торган 10 меңнән артык сайт булу белән аңлата.

Шул сәбәпле, «АВАНТИ» социаль челтәрләрне яңа кулланучыларны паспорт фотосын йөкләп теркәргә өнди.

Т.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев