Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь нефтьчеләр тау биеклекләрен яуладылар

Февраль аенда ЦДНГ-7 операторы Илья Лебединцев җитәкчелегендә яшь активистлар төркеме Чиләбе өлкәсенә алдагы буын нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгын олылау, компаниянең данлы тарихына хөрмәт күрсәтү һәм Татарстан нефтенең 80 еллыгы һәм Ромашкин ятмаларының 75 еллыгы флагын күтәрү өчен, «Зюраткуль» тау сыртын өйрәнергә барды.


Сәяхәт «Татнефть» - синең мөмкинлекләр платформасы”  яшь хезмәткәрләрнең инициативалары конкурсы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

“Татнефть”нең Лениногорскидагы 18 белгече 9 сәгатьлек юлны узды. Белгечләр арасында ЦДНГ-4, 6, 7, 8, ЦППД, ЦКППН-1 һәм 2, ЦПО, ЛЦПРС, СП «Татнефть-Добыча», УТНС һәм  нефть-газ ятмаларын эшкәртү Департаменты вәкилләре бар иде.

"Безнең сәяхәт 5 сәгать дәвам итте. Юлыбызда тайга урманнарының һәм мәрмәр ташлы урыннарның  искиткеч пейзажын күрдек. Тауның иң югары ноктасына җиткәч, гаҗәеп табигатебезгә сокландык. Таулардагы һава безгә  көч һәм энергия бирде. Безнең белән үз эшен яхшы белүче озатучылар бар иде, алар да парк турында күп мәгълүматлар сөйләделәр, - дип сөйли Илья.

Нефтьчеләр юбилей символикасы төшерелгән махсус әзерләнгән флагны горурлык хисе белән күтәрделәр. Бу вакытта компания тарихы, «Татнефть» бүләк иткән сәяхәткә бару мөмкинлегенә ия булулары турында сөйләделәр.
Базага кайткач, зоопарк буенча чаңгыда йөрделәр. Биредәге хайваннарны - боланнар, дөяләр, бүреләр һәм атларны очраттылар.

Икенче көнне активистларны марал фермасында каршы алдылар. Ә китәр алдыннан аларны Ай елгасына алып бардылар.  Биредә елга янында 100 метрдан артык таш кыя, елга аша асылмалы күпер. Искиткеч урыннар, дип сокланып йөргәннәр.

- Без дистанцияне  тиз арада уза алдык, моңа  инструктор да гаҗәпләнде. 12 километрга менү бер сулышта үтте. Ә 4 километрдан төшү шулай ук бер рәхәтлек кенә иде. Кич белән барыбыз бергә пылау әзерләп ашадык. Икенче көнне янәдән тауларга киттек. Әлеге сәяхәттән миндә бары көчле эмоцияләр, хис-тойгылар гына калды”, - ди ЦДНГ-8 икътисадчысы Венера Камильева.

Бу сәяхәттә һәркем үзен сынап карарга, яңа үсеш офыкларын ачарга өлгерде. Хәзер яңа көчләр белән һөнәри өлкәдә биеклекләрне дә яуларга була.

Анастасия Петрова

Фото: сәяхәттә катнашучылар тарафыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев