Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

KARAKUZ этно-модерн фестивале лениногорскилыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте

KARAKUZ этно-модерн фестивале Лениногорскига килде. «Татнефть» канаты астында 3нче ел үткәрелүче фестиваль лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын ул кичтә бард иҗаты атмосферасына «алып керде».

Үзәк мәйданда җәйге көннән эссе түгел иде, ә Россиянең күренекле авторларының җырларыннан, халык җырларына әйләнгән композицияләрдән чын мәгънәсендә «кызу» булды.

Бард фестивален Лариса Брохман башлады, ул  «Мультики» бард триосы солисты, Ильменск, Грушинск һәм Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты. Аның тавышы белән балаларның яраткан геройлары: Фиксики, Белка һәм Стрелка, Чебурашка сөйлиләр. Шуңа күрә ул җырлаган җырлар һәм такмаклар тамашачыларга ошады, балалар һәм аларның әти-әниләренең игътибарын җәлеп итте.

Аннан соң сәхнәгә чыккан композиторга өч буын вәкиле дә алкышлады һәм кушылып җырладылар, чөнки ул язган саундтреклар мультфильмнарда кулланылган, ә ул мультфильмнар белән күбебез үскән: «Пластилиновая ворона», «Падал прошлогодний снег», «Коробка с карандашами», «Кубик Рубик клоунада» һәм башкалар. Сүз Григорий Гладков турында бара, ул балалар өчен җырлары белән альбомнар саны буенча Россиянең Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.

«Фестивальдә күп кенә гаиләләр катнаша, әби-бабайлары, әти-әниләр, балалар бергә килгән. Гаилә — зур илнең бер өлеше. Минем репертуар алар өчен», — диде ул.

Концерт программасына лирика нотасын Наталья Кучер мәхәббәт турында җырлары белән кертте. Ул тамашачылар белән үз тормышы турында уртаклашты, балачагы хакында сөйләде һәм ни өчен шигырьләре шундый романтик моңсулык белән тулы икәнлеген дә әйтте.

Аннан соң Алексей Зыков чыгыш ясады, ул Владимир Высоцкий җырларын башкарып танылган, популярлык казанган. Шуңа күрә фестиваль концерты өчен репертуарына «Я не люблю», «Где мои 17 лет» композицияләрен сайлаган.

Аннары фестивальнең беренче хедлайнеры Раил Арсланов чыкты сәхнәгә, ул «Хижина музыканта» каналына нигез салучы. Тамашачылар арасында аның фанатлары күп.

«Ул гади, намуслы һәм ачык күңелле, Җәлил эшчеләр поселогыннан ул егет. Үз тырышлыгы белән югарылыкка ирешкән. Бик талантлы, бик иҗади, җырлар язуга иҗади якын килә, максатчан һәм максатка да ирешергә ярата», — дип сөйләде Надежда Васина. Ул Рязаньнан килгән.

Шәһәр халкын һәм кунакларны «Ирония судьбы» төркеме шатландырды. Коллектив үз юлын эстрада һәм автор җырларыннан башлады. Башкача яңгыраса да, аларның башкаруында классик куплетлар сакланып калынган.

Олег Митяев чыгышы белән фестиваль тәмамланды. «Россия буенча күпме чыгыш ясыйм, Лениногорскида бер тапкыр да булмаганмын. Ә юкка гына, монда тамашачы бик яхшы», — дип әйтте ул.

 

Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев