Беркөнне Лениногорскида яшәүче, безнең газет укучыбыз Зөмәрә Шәрәпова статуска Мәрьям-ана гөле турында видео куйды.
Мине бу гөл кызыксындырды һәм Зөмәрә Ләбибовнага мөрәҗәгать иттем.
“Миңа Мәрьям-ана гөленең орлыгын Регина Гыйззәтуллина биргән иде. Хәзер менә шактый зур булып үсеп җитте. Җәйгә бакчага утыртырга булырмы яки өйдә чүлмәктә генә үсәрме”, - ди Зөмәрә ханым.
Ботаникада бу үсемлекнең рәсми атамасы – «коикс», «бусенник». Мәрҗәмәнә дигән исеме дә бар, анысы русчадан «Мәрьям ана» сүзләреннән барлыкка килгән.
Интернет челтәрендә әлеге гөл турында менә ниләр язылган: Мәрьям ана гөле – 50-60 см га җитә торган, кукурузга охшаган кыяклы үсемлек. Ул өйдә гөл буларак та, бакчада күпьеллык үсемлек кебек тә үсә икән. Башта яшелчә орлыклары сыман рассада итеп үстерәсең дә, җәй башында бакчага чыгарып утыртасың. Ул кояшлы урынны ярата икән.
Орлыклары августта барлыкка килә. Мул итеп су сибәргә генә иренмәскә кирәк. Ә өйдә ел дәвамында орлык бирә ул. Әмма өй шартларында үскәненең орлыгы азрак була.
Әбиләребез ул гөл янында гел бер савыт тоткан һәм өлгереп барган бер орлыгын шунда салып барганнар да соңрак дисбе итеп тезгәннәр.
фото: Зөмәрә Шәрәповадан
Нет комментариев