Рациональ куллануның биш кагыйдәсе яки дискаунтерлардан сатып алганда ничек экономияләргә
Супермаркетларда бәяләр ничек куелуы турында уйлап караучылар аздыр. Азык-төлек кибетләрендә сатып алучыларны товарның матур бизәлеше, күп кенә билгеләр, ассортиментның төрлелеге җәлеп итә.
Күп кенә акцияләр шикле рәвештә үткәрелә. Без күрә торган бәяләр сары төскә (желтые ценники) керә, әмма бәя үзгәрми, хәтта бөтенләй дә югарырак була. Сорауны арттыру өчен бәянең төсен үзгәртәләр яки өч әйбер бәясен ике бәягә саталар (ә чынлыкта, икесе өч бәягә). Шулай итеп, экономия хисе барлыкка килә, әмма шул ук вакытта акча янчыгы да бик тиз бушап кала.
Үз акчаңны ничек сакларга һәм шул ук вакытта сыйфатлы продуктлар һәм көндәлек ихтыяҗ товарларын ничек сатып алырга?
1) кибеткә барыр алдыннан продуктлар исемлеген төзегез:
- бер атнага меню төзегез һәм моның өчен кирәкле әйберләрне генә сатып алыгыз. Исемлектә булмаган товарны алмагыз.
2) бозылганчы ашарга өлгергән продуктларны сатып алыгыз;
3) продуктларны дөрес саклагыз:
- продуктлар озаграк саклансын өчен туңдырырга мөмкин, күбесен бүлмә температурасында саклау яхшырак.
4) бәя язуын җентекләп тикшерегез;
- әгәр сез, сатып алыр алдыннан, бәяне укысагыз, дөрес күрсәтелмәгән бәя аркасында үзегезне артык чыгымнардан сакларсыз һәм кассир яки администратор белән тикшерүләргә нервларыгызны сарыф итәргә туры килмәячәк.
5) дискаунтер челтәрен сайлагыз.
- бу форматтагы кибетләрдә акцияләр дә, ялтыравыклы дизайн да юк, оптимальләштерелгән хезмәткәрләр штаты бар, шуның хисабына бәяләр көн саен түбән.
Мәсәлән, “Победа” дискаунтерлар челтәре намуслы бәяләр сәясәтен алып бара. Челтәр кибетләрендә товарның сыйфатына турыдан – туры йогынты ясамаган барлык мөмкин булган чыгымнар кими: сәүдә залын бизәү гади, әмма заманча; товарны завод упаковкаларында урнаштыру; склад булмагач барлык товарлар берьюлы залда урнаша; хезмәткәрләрнең минималь саны. Шул ук вакытта чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук җитештерүчеләр белән турыдан-туры эшләү хисабына компания шикле акцияләр һәм ташламаларсыз гына түбән бәяләрне тота ала. Бу бюджетны дөрес бүлү һәм рациональ куллану өчен ышанычлы сайлау.
Бу 5 кагыйдәне үтәгез һәм сез айлык гаилә бюджетының 10 процентка кадәр саклый аласыз.
Реклама. “ТК Лето” ҖЧҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев