Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылы мәчетендә дини-әхлакый курслар эшләде

Авылда җәйге каникулда менә берничә ел дәвамында балалар өчен дини-әхлакый курслар эшли, быел да искәрмә булмады,

мәчеттә курслар бер атна эшләде, 18-20 бала рухи яктан да, физик яктан да ял итеп, тагын бер кат үзләренең күңелләренә иман нуры иңдерделәр.

Ял итүче 18-20 бала арасында Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы балалары бар иде, күпчелеге әби-бабайга кайткан оныклар. Яшьләре дә төрлечә булды: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфларда белем алучы, 5нче сыйныфта укучылары да булган.

Балаларның һәр көне уңышлы, истә калырлык, әдәп-әхлак белән сугарылсын өчен авыл мөслимәләре: Хәмидә апа, Мәрьям, Резидә, Халисә, Фәридә, Хәмидә, Фәния ханымнар тырышып эшләделәр.

“Без – олы яшьтәге апалар. Быел дәресләр алып баруны чиратлап үткәрдек. Ә инде дини курсыбызның соңгы көнендә барыбыз да бергә булып, шулай ук Хәким хәзрәтне, әти-әниләрне, әби-бабайларны дәшеп, истә калырлык бәйрәм ясадык”, - дип сөйли Резидә ханым Фәйрушина. 

Узган ел шундый әхлакый-дини лагерьнең соңгы көнендә малайлар азан әйтү буенча ярышып, ә кызлар сүрә әйтсә, быел апалар алардан имтихан алган. Имтиханның беренче өлешендә Ислам баганалары, иман баганалары турында сөйләгәннәр, аннары бер сүрә уку – мәҗбүри бирем булып торган. Икенче өлештә исә сорауларга җавап биргәннәр, эстафета да уздырганнар. Иң күңеллесе исә – бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр алу. 

Бер атна дәвамында балалар иман, ислам нигезләре, әдәп-әхлак буенча дәресләр алдылар. Төрле уеннар уйнадылар, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Уеннарны авыл мөслимәсенең оныгы –  Диана оештырган.

Лагерь эшләү дәвамында балалар өчен тәм-том белән чәйләр, соклар эчү оештырылган. Өйлә намазыннан соң өйләргә таралышканнар. Балаларга берничә юнәлешне үз эченә алган ял охшаган, мөслимә апалар аларны киләсе елга да чакырып калганнар. 

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 4 июль санында укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев