Уңыш - 2022: Лениногорск кырлары рекордлары
Быел игенчеләр кырлардан мул уңыш җыеп алдылар. Районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе - «Август-Лениногорск» агрофирмасы да моңа искәрмә булмады.
Предприятие тарафыннан 91 мең тонна үсемлекчелек продукциясе һәм 8 мең тоннага якын сөт җитештерелгән. Әлеге масштабларны күз алдына гына китерегез: мондый уңышны илтү өчен 1516 тимер юл вагоны кирәк булачак, ә сөтнең еллык күләме өчен - 615 автоцистерн!
«Август-Лениногорск» агрофирмасы генераль директоры Ирек Фидарис улы Ягъфәров белән узып баручы елга йомгак ясаячакбыз.
- Сезнең предприятие өчен 2022 сезон ни белән истә кала?
- Бу ел моңарчы күрелмәгән уңыш белән истә калачак. Безнең район әле беркайчан да бодайның уңышын 53 ц/га дәрәҗәсендә күрмәде. 400 башка исәпләнгән автоматлаштырылган “Ялтау” фермасын эшләтеп җибәрү дә әһәмиятле вакыйга булды. Ел башында аны чит илләрдән килгән нәселле терлек белән комплектладык. Кайтартылган таналар яхшы гына бозауладылар. Бүген бу сыерлар тәүлеккә уртача 30 литрга якын сөт бирә. Көн саен ферма 29 тонна сөт җитештерә. Ә бит ике ел элек, ферманы планлаштырганда, без тәүлеккә уртача 17 тоннага гына исәпләнгән идек.
Лениногорск районы үзен нефть табу ягы буларак кына түгел, авыл хуҗалыгы буенча да таныта. Безнең предприятиенең бу эшкә үз өлешен кертүенә мин шат.
- Югары уңыш алу өчен нәрсә ярдәм итте - һава торышымы әллә агротехнологияме?
- Әлбәттә, икесе дә. Һава торышы язның беренче көннәреннән үк бик яхшы иде. Җылылык һәм дым тиешле чамада булды. Көзге яңгырлар гына урып-җыюны озакка сузды, әмма без булдырдык. Шулай да уртача күрсәткечләрдән югарырак уңыш алырга профессиональ агротехнологияләр, сыйфатлы орлыклар, үсемлекләрне тукландыру һәм саклау схемалары ярдәм итә. Без выл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәрвакыт ачык, тәҗрибә белән уртаклашырга әзер.
- Предприятие бер ел эчендә үстеме?
- Бүгенге көндә 33 мең га җир эшкәртәбез, бу район сөрүлекләренең 45%ын тәшкил итә. Бер елда мәйданнар буенча үстек. Димәк, без илебез өчен тагын да күбрәк икмәк, май орлыгы үстерә алабыз.
Пайщиклар безгә үзләренең җир өлешләрен актив сата, бу безнең эшнең тотрыклылыгына ярдәм итә һәм киләчәккә яхшы нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә! Пай хуҗалары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бик яхшы мөнәсәбәттә торабыз.
- Авыл җирлекләренә социаль ярдәм күрсәтү дә сизеләдер мөгаен?
- Бу юнәлешне без һичшиксез киләсе елда дәвам итәчәкбез. Хәйрия чарасында ветераннар, авыл укытучылары һәм медицина хезмәткәрләре, өлкәннәргә өстенлек бирәчәкбез. Хуҗалыклар урнашкан урыннарында авыл җирлекләренә әһәмиятле чаралар уздырганда ярдәм итүне планлаштырабыз.
Үзебезнең хезмәткәрләр турында да кайгыртабыз. Инде күп тапкыр билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр бушлай туклану, хезмәт транспорты, вахта белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакы - лаеклы, тотрыклы түләнә. Сезон нәтиҗәләре буенча алдынгыларны тиздән дәваланырга һәм ял итәргә санаторийга җибәрәбез.
- Киләчәккә нинди планнар корасыз?
- Мәгълүмат белән бераз уртаклашам: Татарстанның Бөгелмә районында заманча элеватор комплексын төзү төп проект булачак. Бу киләчәктә үстерелгән уңышны автомобиль транспорты белән генә түгел, тимер юл транспорты белән дә төяп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Сөт җитештерүне тагын да арттыру планнар бар: 600 башка исәпләнгән «Ялтау» сөт-товар фермасының икенче чиратын төзү көтелә. Очраган кыенлыкларга һәм сынауларга карамастан, оптимизмны югалтмаска, үсәргә һәм алга барырга тырышабыз.
Реклама. "Август-Лениногорск" ҖЧҖ
Pb3XmBtzt72e7Su7WXfVrv5FFNtBy8LGA2cR5W6
https://www.avgust.com/agroproject/leninogorsk?erid= Pb3XmBtzt72e7Su7WXfVrv5FFNtBy8LGA2cR5W6
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев