Олы яшьтәге әтисен кыйнаган лениногорскилыны, әтисенең гомере өзелүгә катнашы бар дип саныйлар
Исерек хәлдә явызларча үз атасын кыйнаган адәм актыгы беренче юлга шартлы рәвештә генә хөкем ителгән.
Суд тарафыннан әлеге җинаять эше каралган вакытта зыян күрүче вафат булу сәбәпле, аның вәкиле сыйфатында судта кызы чыгыш ясаган. Әтисенең сөйләве буенча, аның ир туганы М. өенә шактый гына алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң кайтып, үзе белән бергә яшәүче әтисен башына һәм эченә сугып кыйный башлаган. Өлкән яшьтәге ир кешенең фатирдан чыгып китү мөмкинлеге дә калмаган, чөнки улы ишекне бикләп куйган, өстәвенә күршеләр ишетмәсен өчен, әтисенең авызын томалап торган. 83 яшьлек пенсионер чыгып качарга омтылып караган, әмма улы аны ишек яныннан җилтерәтеп алып, кыйнавын дәвам иткән. Кыйналудан тәненнән кан саркып чыккан олы яшьтәге ата кеше, ниһаять, ярдәм сорап кычкыра алган һәм аны күршеләре ишетеп полициягә шалтыратканнар.
Зыян күрүченең кызы, әтисенең үлеме, М. ның аңа карата кылган гамәлләре белән бәйле дип саный һәм судтан гадел җәза бирүләрен сорый.
Аның суд утырышында сөйләгән сүзләрен шаһитлар сыйфатында соралган күршеләре дә раслый.
Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, хөкем ителүченең гаеплелеге суд тикшерүе барышында игълан ителгән җинаять эше материаллары белән раслана. Хөкем каршына басучы гаебен тулысы белән таныган, әмма бик нык исерек булу сәбәпле, өендә ниләр кылганлыгын хәтерләмәвен, ул көнне дусты белән шактый күләмдә коньяк эчүләрен әйтә.
М. га карата җәза билгеләгәндә, суд аның гаебен тулысынча тануын, тәүбә итүен, тәрбиясендә балигъ булмаган бала булуын һәм моңа кадәр җинаять җәзасына тартылмаганлыгын исәпкә алган. Суд тарафыннан җинаятьнең исерек хәлдә кылынуы исәпкә алынган, чөнки нәкъ менә гаепләнүченең спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануы җинаять кылуга этәргеч булганлыгы ачыкланган.
Суд гаепләнүчене, җинаять эшнең барлык шартларын исәпкә алып, 3 елга сынау срогы белән 3 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.
Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев