Сугыш урлаган балачак
Соңгы көннәрдә район авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына, аларның тол хатыннарына, медальләр тапшыру тантаналары булып узды. Һәр кайда ветераннарга хөрмәт һәм игътибар күрсәтелде, җылы котлау сүзләре әйтелде.
Ә әтиләре яу кырыннан кайтмаган балалар....? Аларның гомерләре болай да әтисез үскән балачаклары өчен язмышларына рәнҗеп үткән ич....