Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның «Маркс» аграр хуҗалыгында яңа чәчкечне тәкъдим итү булды

Быел районның “Маркс” аграр хуҗалыгы яңа чәчкеч сатып алды.

Заманча чәчкечнең рәсми дилеры безнең районда чәчкечне тәкъдим итүне оештырды.

Шунысын да әйтергә кирәк: “AMAZONE Discara” дип аталучы чәчкечне Татарстанда беренче тапкыр тәкъдим иттеләр.

Рәсми дилердан заманча агрегатны беренчеләрдән булып, “Маркс” хуҗалыгы  (җитәкчесе Ильяс Ганиев) сатып алган икән. 

Тәкъдим итүгә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, Башкортстаннан, безнең күрше-тирә районнардан вәкилләр, район аграр хуҗалыкларыннан вәкилләр килде. 

Түбән Чыршылы авылы кырында яңа чәчкечне  RSM- 2400 тракторына тагып, “Маркс” механизаторы Альмир Вәлирахманов эш процессын күрсәтте.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге чәчкечнең өстенлеге: гидравлик кысымлы индивидуаль асмага бер дисклы “сошник”лар исәбенә чәчүнең югары төгәллеге; җиргә бер үк вакытта орлык һәм ике төрле ашлама кертү; эш киңлеге 15 метрга кадәр җитә, бу җитештерүчәнлекне арттырырга һәм чәчү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев