Тәмле "горлодёр"
3 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг алма һәм 1 кг кызыл төстәге баллы борычны иттарткыч аша чыгарабыз. 5 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, 40 минут сүрән утта пешерәбез. Пешеп чыгарга биш минут кала 150-200 гр изелгән сарымсак һәм 2 аш кашыгы 9 процентлы аш...
3 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг алма һәм 1 кг кызыл төстәге баллы борычны иттарткыч аша чыгарабыз.
5 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, 40 минут сүрән утта пешерәбез. Пешеп чыгарга биш минут кала 150-200 гр изелгән сарымсак һәм 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстибез. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев