Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Айзилә Рәхмәтуллинадан пәхләвә рецепты

Актанышта яшәүче подписчигыбыз Айзилә Рәхмәтуллинадан пәхләвә рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:

- 200 мл кибет каймагы 20% (сметана)
- 200 гр ак май (слив.масло)
- 3 йомырка сарысы
- 350-400 гр он
- бер чеметем тоз
- ярты чәй калагы чәй содасы.

Иң беренче итеп каймакка (сметанага) чәй содасын салып болгатып куям.Икенче савытта онга майны, тозны салып уам, валчык хәленә килгәнче.Соңыннан, йомырка сарысын, содалы каймакны салып камыр басабыз.Оны әз булса өстәргә кирәк.Камыр, эластичный була.Бик каты итмәгез камырын.Онны күп салсаң пәхләвә каты була.Камырны пакетка салып суыткычка куябыз.1-2 сәгатькә.

Эчлек өчен:
-300 гр әстерхан чикләвеге(грецкий орех)
- 200 гр шикәр комы (песок)
-50 гр ак май(слив.масло)

Чикләвекне измельчитель белән ваклыйм( яки мясоробкадан чыгарам.) да шикәр комын салып болгатам.
Әзер камырны 5 кисәккә бүләбез.1 нче кисәк 270 гр, 3 кисәге-120 шәр гр, калган 5 кисәкне үлчәгәнем юк😉
Камырны (270 гр) җәеп табага салабыз, эретелгән ак май белән камырны майлап, эчлекне салабыз, икенче , кисәк камырны да җәеп эчлек өстенә салабыз, майлыйбыз камырны эчлекне салабыз, 3 кисәк камырны җәеп салабыз, майлыйбыз, эчлекне салабыз.Тагын камыр, май +эчлек.Соңгы камырны җәеп, эчлек өстенә куябыз да аскы камыр белән тоташтырып, читләрен бөреп чыгабыз.Камырның өстен ромбиклап кисеп чыгабыз да йомырка сарысы белән майлап, чикләвек тезеп чыгып духовкага тыгабыз.180 -200 градуска.15 минут узгач, өстен пычак ярдәмендә кисеп чыгам, пәхләвә кабармасын өчен .
35 минут узгач, духовкадан алып, кабат өстен кисәм дә, сироп салып кабат тыгабыз духовкага.15 минутка.

Сироп өчен:
- 2 аш кашыгы бал
- 50 гр ак май(слив.масло)
Май белән балны бергә эретәбез.
Пәхләвә 45-50 минут пешә.

Фото һәм мәгълүмат Айзилә Рәхмәтуллинаның Вконтакте шәхси битеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пәхләвә рецепты пәхләвә