Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

БАВЫР ТОРТЫ

400 г сыер бавыры, 100 мл сөт, 2 йомырка, 4 аш кашыгы он, 3-4 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, борыч.

Эчлек өчен: 1 әр кишер, суган, тәменчә тоз, борыч.


Соус өчен: 2-3 тырнак сарымсак, майонез.


Эчлек өчен вак итеп туралган суган һәм вак угычтан уылган кишерне кыздырырга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә.
Соус ясау өчен изелгән сарымсакка майонез кушарга.


Бавырны иттарткычтан чыгарырга, сөт, сарымсак, йомырка, он, тоз, борыч кушып болгатырга. Әгәр сыеграк булса, аз гына он өстәргә мөмкин. Ике ягын да кызартып, беленнәр пешерергә. Беленгә соус ягарга, эчлекне салырга һәм икенче белен белән капларга.

Торт шул тәртиптә җыела. Үзегез теләгәнчә бизи аласыз.


Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.

https://im-tatar.ru/2022/05/1509/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев