Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

«Чыпчык» (татарча круассан)

Кирәк: * 3 йомырка; * 0,5 стакан шикәр комы; * 1 стакан сөт; * 1/2 аш кашыгы тоз; * 1 пачка коры чүпрә; * 100 грамм маргарин; * 1 аш кашыгы көнбагыш мае; * 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; * 1 аш кашыгы каймак яки майонез; * он.

Эчлек өчен:
* йөзем җимеше.

Эш барышы:

Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы.

Йөзем җимешен яхшылап ювып куябыз.

Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз.

http://www.syuyumbike.ru/news/vypechka/chypchyk-tatarcha-kruassan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев