Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гөмбәле скумбрия

Кирәк (1 кешелек порция өчен) 1 скумбрия балыгы (эче-башы алынмаганы кирәк); эре булмаган 1 суган; 3-4 шампиньон гөмбәсе; ярты кишер; 1 бал кашыгы лимон суты; тоз-борыч, балык тәмләткече; 50 г чамасы сыр; 2 аш кашыгы кибет каймагы; бер тотам укроп белән петрушка; 1 тырнак сарымсак; үсемлек мае.

Эш барышы
балыкны юып, сырт сөяге буйлап ярабыз. Шушы кисем аша сак кына умыртка сөяген алабыз, балыкның эчен чистартабыз. Эскәк яки кул белән кылчыкларын чүплибез. Башы белән койрыгына кагылмыйбыз. 

 

Суганны вак кына турап, үсемлек мае салынган табада кыздырабыз. Шунда ук эре угычтан уылган кишерне өстибез. 

Гөмбәне юып, вак шакмаклап турыйбыз һәм суган белән кишер янына салып кыздырабыз. Тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез, вак угычтан уылган сарымсак кушабыз. 

Балыкның эченә һәм тышына тоз ышкыйбыз, 1 бал кашыгы лимон суты бөркибез. Яратсагыз, уылган сарымсак та өстәргә була. 

Фольгадан «көймә» ясап, балыкны шунда урнаштырабыз. Кыздырылган гөмбә белән яшелчәләрне балык эченә тутырабыз. 
Укроп һәм петрушканы ваклап турап, кибет каймагына кушып туглыйбыз. Каймакны гөмбә өстенә түшибез.
Каймак өстенә эре угычтан уылган сыр сибәбез. 
Тутырылган балыкны 180 градус кызулыктагы мичтә 30 минут пешерәбез. 
Ашларыгыз тәмле булсын! 

Фото һәм мәгълүмат http://www.syuyumbike.ru/news/vtoroe/gmble-skumbriya алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбәле скумбрия рецепты