Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Каймаклы бәлеш (сметанник)

Кирәк камырга: * сыер мае - 125 г; * шикәр комы - 3 аш кашыгы; * йомырка - 1 данә; * ванилин; * он - 150 г.

Эчлеккә:
* йомырка - 4 данә;
* каймак - 400 г;
* шикәр комы - 6 аш кашыгы;
* ванильле шикәр комы.

Камыр әзерлибез:
Сыер маен йомшартып шикәр комы белән туглыйбыз.

1 йомырка, ванилин яки ванильле шикәр комы, он өстәп, тиз генә камыр басабыз.

Камырны формага җәеп, 30 минутка суыткычка куябыз.


Эчлек әзерлибез:
4 йомырканы шикәр белән туглыйбыз.

Каймак, ванилин өстәп болгатабыз.

Эчлекне формага агызабыз. 180 градуска җылытылган мичтә 30-40 минут тотабыз.

Гөлчәчәкләр алмадан ясала:
Ширбәт 1 стакан шикәр комы һәм 0,5 стакан судан ясала.
 
Алмаларның уртасын алып, дүрткә бүләбез һәм нечкә телемнәргә кисәбез.

2-3 минут кайнатып, гөлчәчәк формасына китереп төрәбез. Чәчәкләрне бәлеш өстенә тезәбез.

http://www.syuyumbike.ru/news/vypechka/kaymakly-blesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев