Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын томан турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада һәм башкалабыз Казанда иртәгә төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куе томан вакытында ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәклеген искәртә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә һәм навигация чараларын алырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бер юлдан икенчесенә күчкәндә һәм башка машиналарны узганда хәрәкәт юлында сак булырга яисә ул адымны ясамый торырга киңәш ителәр. Трассада һәм шәһәр эчендә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген саклау, ә юлга чыгар алдыннан автомобильнең тормоз системасы төзеклеген тикшерү хәерле булыр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев