Быел район кырларында техник культуралар өчен мәйданнар күбрәк булачак (+ семинардан фотолар)
Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Күптән түгел язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләсе буенча “Ленин” хуҗалыгына (Федотовка авылы) җыелып сөйләштеләр.
- Яхшы ремонтланган техникасыз язгы кыр эшләрен башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа да техниканы тиешенчә төзекләндереп, әзерләп кую безнең төп бурычыбыз, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмарданов.
Семинар барышында “Ленин” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Вильданов үз хуҗалыкларындагы язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштырды. Аграр предприятиедә 12 трактор санала, шушы көннәрдә ике яңа трактор һәм бер культиватор кайтырга тиеш. Хуҗалыкта быел 2 мең 270 гектарда чәчү эшләрен башкарып чыгарга җыеналар.
“Россельхозцентр”ның Лениногорск районындагы бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев хуҗалыкларда саклана торган орлыклык материалның торышын аңлатты. Шулай ук, үсемлекләрне тукландыру һәм төрле корткычлардан, авырулардан саклау мәсьәләләре дә каралды. “Россельхозцентр” бүлекчәсе хезмәткәрләре махсус тартмаларда шытымнар үстергән, шушы шытымнар үрнәгендә культураларның авырулары турында семинарда катнашучыларга сөйләделәр.
Район буенча чәчүлек материал белән авырлыклар юк. Хуҗалыклар орлык белән тәэмин ителгән. Быел 180 тонна элиталы орлык алынган, алар – бөртекле культуралар. Шулай ук малларга силос өчен үстерелүче кукуруз орлыгы алынган. Шушы көннәрдә орлыкларны агулау эше башланып китәчәк.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин чәчүдә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү үзенчәлекләре һәм төп регулировкалары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, тракторлар һәм тагылма агрегатлар тулысынча төзекләндерелгән, шушы көннәрдә районга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан комиссия киләчәк. Алар хуҗалыкларда техникаларның әзерлеген, орлыкларның, ашламаларның, ягулык материалларының тупланышын тикшерәчәк, шулай ук техник куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше дә игътибарга алыначак.
Быел язгы чәчү мәйданнарының күп өлешен техник культуралар тәшкил итәчәк, болар – рапс, көнбагыш. Аннан соң бөртекле культуралар икенче урында тора.
Безнең районда барлыгы 180 берәмлек трактор исәпләнә, шуның 140ы – язгы чәчүдә катнашачак. 20 чәчү комплексы, 50 чәчү агрегаты бар.
Чәчүлек җирләренә минераль ашламаларны тиешле күләмдә кертү бурычын республика авыл хуҗалыгы министрлыгы да таләп итә. Аграр предприятиеләр мөмкинлекләреннән чыгып, минераль ашламалар тупларга тырыша. Әлбәттә, төрле хуҗалыкта ул төрле күләмдә, финанс ягы яхшырак булса, ашлама алалар. 7 апрель көненә 7 мең 600 тонна ашлама тупланган. Бу бер гектар чәчүлек җиренә 65 килограмм тәэсир итү көчендә булган матдә туры килә дигән сүз.
Семинарда “Гостехнадзор”ның Лениногорскидагы баш дәүләт инспекторы Илнур Галимов тракторларны һәм трактор прицепларын эксплуатацияләү өчен нинди документлар кирәк булуын искә төшерде. Техника паркын куркынычсыз эксплуатацияләүгә төп игътибар юнәлтелде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы сораулары каралды, гомуми юллардан габариты туры килмәгән техниканың күчеп йөрү турында да сүз булды.
Районда уҗымнар 12 мең 800 гектарда. Язгы сабан культуралары 19 мең 200 гектарда булачак. Техник культуралар 11 мең 300 гектар мәйданда була. Азык культуралары өчен – 14 мең 200 гектар бүленгән.
Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев