Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дәүләт Советы депутаты Лениногорск районы хуҗалыгында сыерларны йөк машинасыннан бушату очрагына карата үз фикерен белдерде.

Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов Лениногорск районында сыерларны җәберләү очрагына карата үз фикерен белдерде. «Россиядә хайваннарны җәберләгән, мәсхәрә иткән кешеләрне җаваплылыкка тарта торган канун бар. Халык мондый төр җинаятьләр турында хәбәр итми, гариза язмый. Шуңа күрә бу закон эшләми дә. Аның кануны бар...

Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов Лениногорск районында сыерларны җәберләү очрагына карата үз фикерен белдерде.


«Россиядә хайваннарны җәберләгән, мәсхәрә иткән кешеләрне җаваплылыкка тарта торган канун бар. Халык мондый төр җинаятьләр турында хәбәр итми, гариза язмый. Шуңа күрә бу закон эшләми дә. Аның кануны бар - Җинаять Кодексында 245 нче маддәсе. Халыкның әлеге мәсьәләгә күзен ачып карыйсы килми», - дип белдерде Рафил Ногманов «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск районында сыерларны вәхшиләрчә йөк машинасыннан бушату күренешен төшергән видеоязма Татарстанда резонанс уятты. Республика прокуратурасының беренче нәтиҗәләре иртәгә, дүшәмбе көнне игълан ителәчәк.

РФ Җинаять Кодексында хайваннны җәберләүчеләрне 80 мең сумга кадәр штраф һәм мәҗбүри эшләргә тарту, ике елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Видеосы: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/21/140992/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев