Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Федотовкалылар продукция җитештерүдә зур хезмәт куя

"Ленин" предприятиесе идарәсендә исәпләп күрсәтүләренчә, хуҗалыкка кергән табышның күпчелек өлешен, ягъни 61 процентын сөт реализацияләү алып тора. Биредә 9 ай эчендә 11 миллион сумнан артык сөт, 6 миллион сумнан артык ит сатканнар. Шулай булгач, сөт җитештерү - үз көче белән баручы хуҗалык өчен бердәнбер чыганак. Хәер, алар үзләре дә моны...

"Ленин" предприятиесе идарәсендә исәпләп күрсәтүләренчә, хуҗалыкка кергән табышның күпчелек өлешен, ягъни 61 процентын сөт реализацияләү алып тора.


Биредә 9 ай эчендә 11 миллион сумнан артык сөт, 6 миллион сумнан артык ит сатканнар. Шулай булгач, сөт җитештерү - үз көче белән баручы хуҗалык өчен бердәнбер чыганак. Хәер, алар үзләре дә моны аңлап, булдыра алганча продукция җитештерүне арттыру юнәлешендә эшлиләр. 285 баш савым сыерына тугыз ай эчендә 660 тонна сөт савылган. 104 тонна ит җитештерелгән. Кыш чыгар өчен тупас һәм сусыл төрдәге мал азыгы әзерләнгән. Фидакарь игенчеләр бөртеклеләрне дә узган елдагыдан күбрәк җыеп алганнар: 2 мең 449 тонна икмәк амбарларга кайткан. Хуҗалыкта эшләүче алты сыер савучы да үз эшен яратып башкара. Светлана Игнатьева (фотода) Федотовка мәктәбен тәмамлаганнан соң әлеге эшне башлап, бүгенгәчә дәвам итә. Алай гына түгел,үзенең ике кызын Римма белән Регинаны да шушы һөнәргә тарткан. 35-45 баш сыер савып башлаган Светлана ханым карамагында хәзерге вакытта 52 баш.

- Хәзер 30 еллап шунда булгач, эшемне яратам, сөтлебикәләрем дә акыллы. Сыерларны яңартып торабыз, бик картлар димәс идем. Дөрес, күбрәк бозаулаган саен сөтләре дә арта. Иртәнге савымга сәгать дүртенче ярты, дүртләргә таба барабыз. Әле өем фермадан ерак булгач, юлга да вакыт күп китә. Яшьрәк чакта йөгертеп кенә бара идем дә, хәзер аяк-куллар авырта шул. Көндез сәгать уннарга барып, сыерларны фермадан кардага чыгарабыз. Аннары сәгать ике-өчләргә таба кертергә кирәк. Шулай көннең узганы да сизелми. Ярый әле, алмашчыларыбыз бар, берәр кая барырга булса да, тыныч торасың. Кызларым да булыша, - ди Светлана Семеновна.
Йортында терлексез тормый, бозаулар, кош-кортлар җитәрлек икән. Иртә белән торуы авырдыр, дигәнгә, юк, сәгате җиткәч, будильник кебек бер вакытта уянам, бервакытта да эшкә йоклап калганым булмады, ди. Алда эшлисе көннәре күп булуын истә тотып, Светлана апага эшендә уңышлар телисе килә.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев