Заман сулышы

Хәстәрен алдан күргән хуҗалыклар отар

Язгы чәчү кампаниясе башланыр алдыннан хуҗалык җитәкчеләре белән бергә җыелышып, техника паркында семинар үткәрү гадәте бар. Аның быелгысы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятенең Урдалы бүлекчәсендә шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев җитәкчелегендә узды. Хезмәтне саклауга тиешле игътибар җитмәү сәбәпле, республика иң соңгылар рәтенә кергән. Шунлыктан, Татарстан...

Язгы чәчү кампаниясе башланыр алдыннан хуҗалык җитәкчеләре белән бергә җыелышып, техника паркында семинар үткәрү гадәте бар. Аның быелгысы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятенең Урдалы бүлекчәсендә шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев җитәкчелегендә узды.


Хезмәтне саклауга тиешле игътибар җитмәү сәбәпле, республика иң соңгылар рәтенә кергән. Шунлыктан, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе быелгы елны Хезмәтне саклау елы дип игълан итте. Димәк, язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында төп игътибарны хуҗалыклардагы хезмәт куркынычсызлыгына юнәлдерәчәкләр. Ни генә дисәң дә, сәламәтлектән дә мөһимрәк нәрсә юк бит. Хезмәт кешесенең гомеренә куркыныч янаганда, хуҗалык җитәкчеләре мөмкин булганның барысын да эшләргә бурычлы. Хезмәткәрләре даими медицина күзәтүен узар өчен хуҗалык үзәк район хастаханәсе белән килешү төзергә тиешле. Әлбәттә, бу эш түләүле. Ләкин кеше гомере акчалар белән исәпләнми бит. Район агропромышленность комплексы профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов медицина күзәтүе узуның тәртибе белән таныштырып үтте. "Узган елда да бу эш буенча хәлләр бик авыр барды", диде ул.
Быел игенчеләр алдында төп максат - 5 миллион тонна икмәк җыеп алу гына түгел, ә нәтиҗәле һәм сакчыл эшләү. Нәкъ менә шуңа басым ясаячаклары турында, үзләренең эш торышы хакында сөйләп үтте "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте җитәкчесе Солтан Шәйхуллин.
- Минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары буенча ныклап эшлибез. Җитештергән продукциянең үзкыйммәтен минимумга кадәр төшерәсе килә, югыйсә уҗым бодае - 7,5 мең сумга төшә,- дип сөйләде ул. Узган ел җәмгыять өчен арпа иң табышлысы булып чыккан. Быел да 6,5 мең гектарда әлеге бөртекле культураны чәчәргә җыеналар. Шулай ук планда - 7 мең гектарда уҗым бодаен үстерү. Кузаклы культура - борчакка да ихтыяҗ зур икән. "Кыйммәт булмаган, ләкин югары нәтиҗәләр бирүче культура", ди җитәкче үзе бу хакта. Аны 1 мең 700 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Шикәр чөгендеренә 2 мең 250 гектар (узган ел 37 процент рентабельлек күрсәткән), бәрәңгегә 200 гектар бүленгән. Гомумән, бөртекле культуралар 21 мең 360 гектарда игеләчәк. Җитәкче сүзләренчә, бурычлары да шактый гына суммага җиткән. Кредит "портфеле" 350 миллион сум тәшкил итә.
Бу көнне техника паркында 31 агрегат куелган иде. Аларның барысы да югары дәрәҗәдәге әзерлектә, яңа гына конвейердан төшкән сыман, яхшы итеп буялган. Аерым рәтләрдә урын алган, номеры, җаваплы кешесе язылган. Тырма, культивация, традицион чәчү агрегатларын көйләү тәртибе белән Авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге белгече Ренат Мотафин таныштырып үтте. Шулай ук биредә үсемлекләрне саклау һәм ашлама сибү, шикәр чөгендере, бәрәңге үстерү буенча агрегатлар урын алган иде. Техникалары яңа, куәтле.
Билгеле булганча, авыл хуҗалыгында эшләүче тракторларга еллык техник күзәтү уздырылырга тиеш. Бу хакта Гостехнадзор инспекциясенең Лениногорск бүлеге җитәкчесе Салих Галимов әйтеп узды. Әле өстәвенә күп механизаторларның аларны йөртергә правасы да юк. Юк икән, кыска вакытлы курсларда укытып кайтарырга мөмкинлек бар.
Семинарның икенче өлеше орлык складында узды. "Россельхозцентр"ның Лениногорск бүлеге начальнигы Марат Ганиев орлыкларны нинди тирәнлектә чәчәргә кирәклеге, семинар алдыннан махсус тартмаларда үстерелгән шытымнар үрнәгендә аңлатып үтте. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда орлыкларны һава-җылыту ярдәмендә (воздушно-тепловой обогрев) эшкәртү мөһим бурычларның берсе булып санала. Мул уңыш алу - киләсе елга тамагың тук булачак дигән сүз ул. Шуңа күрә нинди орлык куллануны, кайсы сортка өстенлек бирүне алдан ук уйларга кирәк. Чәчә торган орлык 85 процент репродукцияле булырга тиеш, шул очракта гына дәүләттән субсидия алу мөмкинлеге каралган. "Лениногорская"агрофирмасы"нда орлыкларның күбесе элиталы сорттан һәм репродукцияле булуын билгеләп үттеләр. "Россельхозцентр" бүлегеннән агроном Петр Кузин химик препаратлар белән эшләү тәртибе белән таныштырды.
Күреп торганыгызча, яз үзенчәлеклерәк. Язгы чәчү эшләрен кыска срокларда һәм тиз арада башкарып чыгарга туры килмәгәе, туфракта дым беткәнче. Шуңа да барысына әзер булып торырга кирәк. Ә менә "Хәсәнов Х" һәм "Родник" җәмгыятьләренә ашыгырга да ашыгырга, эшне тизләтергә кирәк. Әлегә аларның әзерлеге юк дәрәҗәсендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: