Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ялтау фермасында беренче тапкыр студентлар практика узды

Ялтау авылында узган ел реконструкциядән соң сөтчелек-товарлыклы ферма ачылды. Ул уңышлы гына эшләп килә. Ә быел беренче тапкыр анда студентлар практика узарга килде.


Студентлар 20 марттан 15 апрельгә фермада практика үттеләр. “Практикантлар, нигездә, малларны маститка тикшерү үткәрделәр, әгәр ул ачыкланса, дәваладылар. Сыерларны, бозауларны  вакцинацияләүдә ярдәм иттеләр”, - ди “Август-Лениногорск” хуҗалыгының баш ветеринар табибы Илсур Гиниятуллин.

Студентлар әйтүенчә, практика вакытында шактый тәҗрибә тупларга өлгергәннәр. “Терлекләр белән төрле алымнарны, хәрәкәтләрне без моңарчы бары теориядә генә өйрәндек. Ә монда – практикада остазлар практик өлештә барысын да аңлаешлы итеп сөйлиләр, күрсәтәләр. Безгә бөтен нәрсәдә булыштылар һәм бер-беребезне аңлап эшләдек. Монда шунысына игътибар иттек: “Ялтау” фермасында барлык санитар таләпләр һәм беркетмәләр катгый үтәлә, безгә дә моны өйрәттеләр”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашалар Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең 4 курс студентлары Альбина Каникова, Варвара Лобачева, Людмила Рублева.

Бозауның дөньяга тууын күрү, кечкенә дүртаяклыга яңа тормыш бүләк итүдә катнашу  – студент кызларда онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

-    Шулай ук без төрле сыерлар “телен” дә аңларга өйрәндек, төрле манипуляцияләр үткәрдек. Воронеж сыерларыннан аермалы буларак, голштин токымлылар бик үткен, усал, үзләренә аерым игътибар таләп итә, - ди кызлар.

“Монда күңелгә ятышлы коллектив, безгә булыштылар. Башта югары ритм белән эшләүче фермага һәм ферманың эш режимына күнегергә авыр булды. Әгәр безне алсалар, 5нче курста да монда киләчәкбез, - ди практикант кызлар.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев