Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Куакбаш авылыннан Әсхәт Сәхапов - кыр батыры

“Маркс” хуҗалыгында (Куакбаш) тырышып эшләүче Әсхәт Сәхапов быел Сабантуйда югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын алды. Сәхаповларны комбайнчылар династиясе дисән дә була.

Әтисе – Әхәт Сәхапов озак еллар “Маркс” хуҗалыгында “кыр корабы” белән икмәк урдыруда эшләде. Әсхәт исә 6 яшьтән үк кул арасына кереп, 7нче классны тәмамлагач, комбайн ярдәмчесе булып эшли башлый һәм шуннан әлеге һөнәр буенча эшен дәвам итә. Әсхәт Сәхаповның уллары һәм кызлары да уңганнар, уллары әтиләре хезмәтен дәвам итеп, җәй көне комбайнда эшлиләр, көрәшчеләр дә үсеп килә бу гаиләдә.

“Маркс” хуҗалыгында күптән эшлим. Яз һәм көз тракторда, җәй көне комбайнга утырам. Быелгы чәчүдә бик күп яңгырлар явып, бераз тоткарлап торды, шулай да без тиз срокта башкарып чыктык. Игеннәр гөрләп үссеннәр дә, күп итеп уңышын җыярга булсын”, -  ди Әсхәт Сәхапов.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X