Заман сулышы

Көзге уңыш өчен сөендек

Кайчандыр "Уңыш" колхозының гөрләп торган чаклары бар иде. 1992 елда аның белгечләре колхозчыларга пай җирләрен кәгазьдә бүлеп бирде. Бу яңалык колхозчылар өчен генә түгел, җитәкче һәм белгечләр өчен дә чынга ашмас хыял булып тоелган иде. 2006 елларда авыл Советы ярдәмендә пай җирләре документлары тәртипкә салынып, колхозчыларга таратылды. Быел Зәй-Каратай басуларына...

Кайчандыр "Уңыш" колхозының гөрләп торган чаклары бар иде. 1992 елда аның белгечләре колхозчыларга пай җирләрен кәгазьдә бүлеп бирде. Бу яңалык колхозчылар өчен генә түгел, җитәкче һәм белгечләр өчен дә чынга ашмас хыял булып тоелган иде. 2006 елларда авыл Советы ярдәмендә пай җирләре документлары тәртипкә салынып, колхозчыларга таратылды.


Быел Зәй-Каратай басуларына "җан керде", кешеләрнең эшкә теләкләре дә уянды. Авыл халкы яз көне чәчелгән җирләргә карап бер сөенсә, көзге уңышы өчен икеләтә куанды. 156 авыл кешесе 911 центнер икмәк, бер пай җиренә 800килограмм печән алды.

Гади авыл халкына күп кирәкмени?! Әлеге эшләр, киләчәктә мал-туар асрап яшәргә мөмкинлек бирде. «Лениногорская» агрофирмасы» җәмгыяте директоры Солтан Шәйхуллин, "Татагролизинг" җәмгыяте җитәкчесе Ленур Зиннәтуллин кебек халыкны кайгыртып йөри торган кешеләр булмаса, мондый кирәкле гамәлләр кылыныр идеме икән? Димәк, авыл яшәячәк, авыл сакланачак әле дигән уйлар белән көн итәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: