Лениногорск районында Татарстан журналистлары пресс-турда булды (»Август-Лениногорск» агрофирмасында бер көн)
Рекордлы уңыш бирә торган басулар, кыр өстендә очып йөри торган дроннар, карусельдә әйләнүче сыерлар – болар барысы да Лениногорск районында, республика һәм район журналистларына пресс-турда күрсәттеләр, сөйләделәр.
“Август-Лениногорск” агрофирмасы Татарстан журналистлары һәм җирле корреспондентлар өчен агрофирма эшчәнлеге, яңа технологияләр буенча экскурсия оештырды.
Лениногорск районында әлеге хуҗалык өченче ел эшчәнлеген алып бара. Уңдырышта югары күрсәткечләргә ирешү өчен агропромышленность өлкәсендә күп төрле экспериментлар үткәрәләр. Болар хакында тәфсилләп «Август-Агро» идарәче компаниянең мониторинг һәм контроль бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шаплыко сөйләде.
Заманалар үзгәрде, хәзер агроном, инженер, хәтта механизаторлар үзләренең смартфоннары аша кырның эшчәнлеге белән таныша ала. “Кайсы кырда нинди культура чәчелгән, шытымнарның үсеш стадиясе, уңдырышлылык, моннан тыш чәчүдә күпме орлык, минераль ашламалар кулланылган, яулык-майлау материаллары күпме файдаланылган икәнлеген, кырда эшләүче техникаларның эш процессын да электрон сервис аша күзәтеп була. Мәгълүмат белән илнең төрле почмагыннан танышырга мөмкин. Моның өчен мобиль телефонга урнаштырылган махсус кушымта – Cropio программасы гына кирәк”, - дип сөйләде белгеч.
Быел агрофирмада эксперимент рәвешендә минераль ашламаларны өлешләп куллануны керткәннәр, эксперимент алга таба орлык һәм ашлама күләмен бүлү өчен түбән яки югары уңыш нинди, кайсы участокларда булганын күзәтергә мөмкинлек биргән.
Аграр предприятие базасында үзләренең 2 метеостанцияләре бар, алар агрономнарга һава температурасын,күпме явым-төшем булганын күрсәтә. Метеостанцияләр барлыгы 12әү, 10сы – Татарстанда. “Хуҗалыкта без махсус дроннар кулланабыз, алар ярдәмендә көнбагышны киптереп була”, - ди “Август-Агро”ның көнчыгыш регион буенча баш агрономы Илнар Харисов. Аның әйтүенчә, агрофирма карамагында булган кырларны да билгеле бер тәртипкә салганнар. Авыл хуҗалыгы культураларын эре массивлар белән үстерәләр.
Менә без Иске Шөгер авылы янындагы рекордлы уңыш биргән көзге бодай басуында. Бу кырлардан “кара алтын” гына чыгармыйлар, шулай ук бөртеклеләрнең, аерым алганда, көзге бодайның югары уңышын җыеп алганнар, 1 гектарыннан 88,5 центнер! “Бу Лениногорск җире өчен бик тә яхшы, без моңа бик канәгать. Үзегез күреп торасыз, кыр тигезлектә урнашкан, уңдырышлы катлам юылмый. Таулар белән уратып алынган, ышык, кыш дәвамында яуган кар тигез итеп ятты һәм яз көне эреп, басуны өстәмә дым белән тәэмин итте. Монда су җитешле күләмдә. Янәшәдә генә Шушма елгасы”, - дип сөйләде «Август-Лениногорск» җәмгыятенең баш агрономы Илнур Садыков.
Биредәге кырга хуҗалыкта көзге бодайның үзләрендә җитештерелгән «Скипетр» сортлы орлыгы чәчелгән булган. Билгеле булганча, агрофирма җирне эшкәртмичә чәчү – No-Till (ноу тилл) технологиясен куллана.
Журналистларны Яңа Иштирәк ягындагы рапс кырына алып барып, аны суктыру эшен, шулай ук бөртеклеләрне югалтмауда кулланыла торган махсус аппаратны тәкъдим иттеләр.
Илнар Харисов сүзләренчә, рапс - тотрыклы үсемлек түгел икән. Елдан-ел аның бәясе дә, уңдырышлылыгы да бик аерылырга мөмкин. “Рапс ул - тәвәккәллек сорый торган техник культура. Ул бик таләпчән. Аны корткычларга каршы бик күп тапкырлар эшкәртергә кирәк. Соңгы елларда кәбестә көясе дә җәфалый. Агротехник чараларны вакытында башкармасаң, бер кич эчендә бөтенләй рапссыз калырга мөмкин. Шунлыктан рапсны иң еш контрольдә тотабыз”, - ди агроном.
Сыерлар – “карусельдә”
Агрофирма терлекчелек буенча да үсештә бара. Ялтау авылындагы терлекчелек комплекслары барысы да яңа. Монда 400 башка исәпләнгән яңа ферма эшли. “Элек монда 200 башка исәпләнгән ике корпус бар иде. Без алар урынына зур итеп сыер фермасы һәм 28 урынлык саву-сөт блогы төзедек. Бүгенге көндә бер сыердан 28 литр сөт савыла”, - дип сөйләде “Август-Лениногорск” агрофирмасының терлекчелек буеча урынбасары Фоат Саматов.
Фермада чит ил “кунаклары”, хәер, алар үзебезнеке булган инде хәзер, безнең районга яраклашканнар: Германиядән кайтартылган 198 баш сыер һәм Воронеждан алып кайткан 199 баш сөтлебикә дә бар. Алар таналар булып кайткан, хәзер бозаулаганнар. Әле дә бозаулап торалар, көн саен 3-4 баш бозау туа. Күптән түгел генә аграр хуҗалыкта өч тапкыр савуга күчкәннәр. Фоат Саматов әйтүенчә, сөткә азыкның сыйфаты турыдан-туры тәэсир итә. “Азыкка 12 төрле өстәмә кушабыз. Айга бер тапкыр азык анализга алына. Сыйфат нәтиҗәсе югары була”, - ди.
Эш өч сменада оештырылган, 3 савучы, 2 терлекче, 1 оператор хезмәт күрсәтә. Киләчәктә тагын 400 башка ферма төзү планнары бар.
Без элеккеге фермаларга ияләшкәнгәме, сыерларның “карусельле” сөт блогына кереп, карусельдә әйләнеп, саву процессын күзәтү барлык журналистларда зур кызыксыну уятты.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев