Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында моңарчы күрелмәгән рекордлы уңыш

Көзге бодай уңышы югары нәтиҗә күрсәтте.

 

«Август - Лениногорск» агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодайны урып-җыюны тәмамлап килә, урып-җыю йомгаклары буенча, агрофирманың сигез кыры 1 гектарыннан  60 центнердан да күбрәк бөртек җыеп алганнар. Хуҗалыкта көзге бодайның үзләрендә җитештерелгән «Скипетр» сортлы орлык чәчелгән була.

Иске Шөгер авылы янындагы кыр рекорд куйган, анда кара җирдән  бодайның уңышы бер гектардан 88,5 центнер тәшкил итте. Бу Лениногорск районы тарихында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

- Монда су җитешле күләмдә булган участок. Янәшәдә генә Шушма елгасы, кыр тигезлектә урнашкан, уңдырышлы катламы юылмый.  Туфракта югары күләмдә гумус бар –  ул 7 проценттан да күбрәк, туфрак үсемлекләр үсү өчен уңайлы. Периметр буенча агачлар утыртылган, кыш дәвамында яуган кар җыелып барды һәм нәтиҗәдә кар эреп, өстәмә  дым белән тәэмин итте, - дип сөйләде «Август-Лениногорск» җәмгыятенең баш агрономы Илнур Садыков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев