Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында комбайннар парады узды (+ 20 фото)

Лениногорск районы комбайннары “имтихан тапшырды”, аларның уракка әзерлеген махсус комиссия тикшерде.



Комбайннар парады өч җирдә узды: Федотовка авылы янәшәсендә, Иске Иштирәктә һәм Зеленая Роща авылы янәшәсендә. Комбайннар парадында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Илнур Гарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Гостехнадзор, Россельхознадзор белгечләре катнашты. Шулай ук комбайннар парады уза торган җирдә хуҗалык җитәкчеләре һәм, әлбәттә, комбайнчылар килде.

Быел районда уракка 58 комбайн чыгачак. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларны 29 мең 400 гектардан җыеп алу, рапс, горчица – 9 мең гектардан, көнбагышны 8 мең 500 гектардан җыеп алу бурычы тора. Бер комбайнга туры килә торган эш йөкләнеше 800 гектардан артык. Шунлыктан комиссия тарафыннан комбайннарның техник халәтенә, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен аның герметиклыгына аерым игътибар бирелде.

Шулай ук комбайннарның янгын сүндергеч чаралары белән, аптечкалар белән тәэмин ителгәнме, юкмы икәнлеге тикшерелде. Хезмәтне саклау буенча мөһим мәсьәләләрне дә сөйләштеләр.

Тикшерү үткәргәннән соң комиссия кимчелекләр дә тапты, аларга бу кимчелекләрне бетерергә вакыт бар әле.
Урак вакытында күчмә ремонт бригадалары, су төялгән ешлыклар белән махсус автомобильләр һәм транспорт чаралары да эшләячәк.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов комбайнчыларга исән-сау эшләүләрен теләде, әлбәттә, эш вакытында хәвеф-хәтәрдән  үзләрен һәм техниканы сакларга әйтте.

Комиссия районның уракка әзерлеген югары дәрәҗәдә дип бәяләде һәм беренче урынны “Август-Лениногорск”, икенче урынны “Маркс”, өченче урынны “Союз-Агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсе алды.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев