Заман сулышы

Лениногорскида үсемлекләрне тукландыруның яңа төренә өйрәттеләр (ФОТОЛАР)

Бүгенге көндә бөртекле культуралар, рапсны тукландыруның заманча технологияләре кулланыла. Шундыйларның берсе турында безнең районда узган зональ семинарда сөйләштеләр.


“Татагрохимсервис” компаниясе төркеме тарафыннан уздырылган семинарда яңа ашлама – КАС, аны кертү, куллану хакында фикер алыштылар. Анда республиканың Кама арты зонасына керүче  11 районы хуҗалыкларыннан җитәкчеләр, агрономнар катнашты. Ул “Лениногорская агрофирмасы” базасында Шөгер мәдәният йортында, аннан кырда  узды.

Элегрәк каты төрдәге ашлама җитештерсәләр, хәзерге вакытта сыек төрдәгесе дә чыгарыла. Ул – карбамид-аммиак катнашмасы (КАС). Ул Россиядә өч заводта гына ясала икән. Әлеге ашламада азот өч төрле формада була. Мондый ашлама белән азот үсемлекләргә һәрдаим килеп тора. Беренче формасы – ашламаны кертүгә тәэсир итә башлый, икенчесе бер аз вакыттан соң, өченче формасы – 1 айга кадәрге вакыт эчендә тәэсир итә.

“Татагрохимсервис” компаниясе төркеме генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, әлеге җәмгыять үзенең ике базасыннан сыек ашламаны китерү мөмкинлеге бар.
-    Вегетация чорында карбамид-аммиак катнашмасын китерә алабыз. Безнең Питрәч районында ярдәмче хуҗалык бар, анда авыл хуҗалыгы культураларының 70 сорты һәм гибриды үстерелә. Әлеге кырлар тәҗрибәсеннән чыгып, монда катнашучыларга да күп кенә проблемалардан котылу, әйтик, чүп үләннәре, корткычлар, үсемлекләргә кирәкле элементлар белән бәйле булган сорауларны чишәргә ярдәм итәчәк дип әйтә алам, - ди ул.

Семинар барышында җәмгыять белгечләре КАС ашламасы турында файдалы мәгълүматлар сөйләде. Әлеге ашламаны кулланганда, югалтулар аз була, ди алар. Аны ике төрле юл белән кертеп була: культураны яфрак аша тукландыру һәм махсус техника белән культураның тамыр өлешенә кертү. Белгечләр ашламаны сиптергәндә кулланыла торган форсункалар сайлау буенча киңәшләрен бирде, сиптергәндә суның сыйфаты буенча да файдалы мәгълүматлар сөйләделәр.

 “Лениногорская агрофирмасы”ның 26 мең гектар сөрү җирләре бар. Азык һәм бөртекле культуралардан тыш, бәрәңге, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш игелә. Быел безнең районда нәкъ менә әлеге хуҗалык карбамид-аммиак катнашмасы белән язгы бодайны һәм рапсны тукландырды. Алар 40 тонна күләмендә алып, әлеге ашламаны керткән. Рапска махсус техника белән тамырына, ә язгы бодайга гербицидлар белән бергә керткәннәр, ягъни яфрак аша тукландырганнар.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз


Розалия Мостафина

Ирина Биктимирова фотолары

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: