Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның "Спартак агрофирмасы" хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

"Спартак агрофирмасы" предприятиесе хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләр өчен уңыш бәйрәме уздырган. Хуҗалыкның инвесторы Сирин Бәдретдинов инициативасы белән оештырылган бәйрәм мәдәният йортында үткән. Хезмәткәрләрне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалык җитәкчесе Фирдүс Өметбаев, авыл башлыгы Нурия Хәйруллина котлап, рәхмәтләрен әйткәннәр. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең бер өлешенә грамоталар, бер өлешенә акчалата бүләк тапшырылган. Моннан...

"Спартак агрофирмасы" предприятиесе хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләр өчен уңыш бәйрәме уздырган.

Хуҗалыкның инвесторы Сирин Бәдретдинов инициативасы белән оештырылган бәйрәм мәдәният йортында үткән. Хезмәткәрләрне авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалык җитәкчесе Фирдүс Өметбаев, авыл башлыгы Нурия Хәйруллина котлап, рәхмәтләрен әйткәннәр. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең бер өлешенә грамоталар, бер өлешенә акчалата бүләк тапшырылган. Моннан тыш барлык хезмәткәрләргә 5 килограмм карабодай белән көнбагыш мае таратылган. Лаеклы ялда булып, хәзерге вакытта эшләүчеләр дә күчтәнәчсез калмаган. Ашханә хезмәткәрләре тәмле итеп ашарга әзерләгән, мәдәният хезмәткәрләре ял концерты оештырган. Кич белән татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев