Район аграрийлары уракка әзерләнә, комбайннар парады узды
«Кыр кораблары» имтихан тапшырды.
Уракны кыска вакытта һәм югалтуларсыз башкарып чыгу күп төрле факторларга бәйле. Шуның иң мөһиме – урып-җыю комплексының әзерлеге. Һәр елны уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың әзерлеге тикшерелә – комбайннар парады үткәрелә.
Быелгы уракта басу-кырларга 62 комбайн чыгачак. Район игенчеләре 23 мең 900 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар һәм 23 мең 100 гектардан артык мәйданда техник культураларны җыячак. Бер комбайнга туры килә торган эш йөкләнеше 800 гектардан артык, ә районыбыздагы “Август-Лениногорск” агрофирмасында бу күрсәткеч тагын да күбрәк, анда 1 500 гектар чамасы.
Комбайннар парадында комиссия тарафыннан “кыр корабларының” техник халәтенә, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен аның герметиклыгына аерым игътибар бирелде. Комиссия составында Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча бүлеге, Россельхозцентрның Лениногорск филиалы белгечләре иде. Чарада район башлыгы Марат Гирфанов катнашты.
Комбайннарны тикшерү “Союз-Агро”ның Зеленая Роща бүлегенннән башланды. Быел биредә уракта 9 комбайн катнашачак. “Комбайннар ремонтланды, эш күләме шактый. Механизаторлар әлеге җаваплы чорны исән-сау башкарып чыксыннар”, - диде аграр хуҗалык җитәкчесе Фәнис Шәйхетдинов.
Быел районда иң күп чәчелгән культура – ул уҗым бодае, 9 мең 300 гектарда. Техник культураларга килгәндә, көнбагыш – 11987 га, рапс – 9899 гектарда. Шулай ук соя да кырларыбызда үсә, ул 840 гектарда. Әйтергә кирәк, соя – табышлы төп кузаклы культураларның берсе.
Ул көнне комиссия Зеленая Рощадан соң, “Август-Лениногорск” хуҗалыгында, аннары Сарабикколда – “Агро Тренд”та һәм Куакбашта – “Маркс” җәмгыятендә булды. Парадта иң беренче чиратта комбайнчыларның документлары, янгын сүндергеч, аптечка, махсус киемнәр тикшерелде, аннан соң инде комбайннарның төзеклеген тикшерергә керештеләр.
Хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, урак вакытында механизаторларны кырда ашату оештырылачак. Җитәкчеләргә комиссия тарафыннан урак вакытында янгын куркынычсызлыгын исәпкә алып, янгын сүндерү машиналары да торырга тиешлеге ассызыкланды.
Әлегә комбайнчылар техникаларына соңгы “штрихлар” кертә. Бик тиздән җаваплы чор – урак башланачак. 20 июльдән соң керешергә уйлыйлар. Һава торышы гына уңай булсын, яңгырлар комачау итмәсен иде инде. Игеннәрне уңышлы гына җыеп алырга булсын. Безнең район комбайнчылары тәҗрибәле, уракта беренче ел гына катнашулары түгел. Районның алдынгы игенчеләре алар. Техниканы да яхшы беләләр, шуңа күрә җитди ватылулар булмас дип ышанабыз.
фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән һәм ЛМР сайтыннан









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев