Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларындагы уҗым культураларының торышын тикшерделәр

Уҗымнарның кышлау халәтен белер өчен “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск районы бүлеге белгечләре кыш айларында һәрдаим тикшерүләр үткәреп тора.

План нигезендә төрле хуҗалыкларда һәм төрле кырларда көзге бөртекле культуралар  чәчүлекләрендә кар катламының биеклеген, бозлы  тышча барлыкка килгән урыннарны, көзге үсемлекләрнең янсабаклар төене урнашкан   тирәнлектә туфрак температурасын тикшерәләр.

Лениногорск районында 2022 елның көзендә 12 мең 666 гектарда көзге культуралар чәчеп калдырылган. Уҗымның кар юрганы астында кыш чыгуы – мөһим биологик үзенчәлек. Нәтиҗәдә, уҗымның тишелешен һәм шул нигездә язын янәдән чәчү кирәкме икәнлекне билгелиләр. “Россельхозцентр”ның Лениногорск районы белгечләре декабрьдә уҗымнарны тикшерделәр һәм аларның торышын уңай бәяләделәр. Гыйнвар башында һава торышы башта җепшек торды, кар яуды, ә 6 гыйнвардан республика территориясенә салкын һава керә башлады.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев әйтүенчә,  кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан  һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый.

Бу юлы белгечләр 12 гыйнварда  “Сатурн-Урал” хуҗалыгының уҗым бодаен тикшереп караганнар. “Казанская 560” уҗым бодае 15 сентябрьдә 42 гектарда чәчелгән. Тикшергәндә кар катламының биеклеге 32 сантиметр тәшкил итте. Боз катламы юк. Тамыр урнашкан тирәнлектә минус 2,5 градус”, - ди Марат Ганиев. Тикшерүдән соң көзге культураларның 1 проценты һәлак булуы билгеле була. Марат Ганиев әйтүенчә, монда куркыныч күзәтелми, уҗымнарның торышы яхшы.

“52 гектарда чәчелгән “Скипетр РС1” уҗым бодаен шулай ук пробага алдык. Биредә кар катламы 18 сантиметр тәшкил итә. Торышы канәгатьләндерерлек”, - ди ул.

Димәк, кар катламнары салкыннардан уҗымнарны саклап калган.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев