Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда аграр предприятиеләрдә техниканы кышкы саклауга куюны тикшерделәр

Авыл хуҗалыгы техникаларына хәзер эш бетте, димәк, аларны кышкы саклауга да куярга була.


Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республикадагы аграр предприятиеләрдә техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурслар үткәрелә, шундый конкурс Лениногорск районында да узды.

Составында район авыл хуҗалыгы идарәсе,  Гостехнадзор белгечләре булган, Казан дәүләт аграр университеты доценты Александр Матяшин җитәкчелегендәге  комиссия районның аграр хуҗалыкларында булды.

Тикшерү барышында  урып-җыю, мал азыгы әзерләү комбайннарының, техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары бәяләнде, тикшерелде.

Конкурс нәтиҗәсе буенча беренче урынны “Зеленогорский” бүлекчәсе (“Союз-Агро”ның Зеленая Рощадагы бүлекчәсе), икенче урынны “Август-Лениногорск”, өченче урынны “Маркс” җәмгыяте алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев