Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Райондашыбыз Альмир Вәлирахманов - «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсы җиңүчесе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

"Һөнәре буенча иң яхшы" республика һөнәри конкурсы агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында узды. Бәйге, гадәттәгечә,  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм республика Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.

Конкурста катнашучылар биремнәрне  Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базаларында үтәделәр. Катнашучылар беренче этапта тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җавап бирделәр.  Икенче өлештә яшь хезмәткәрләр һәм студентлар практикада һөнәри осталык күрсәттеләр.

 Безнең районнан "Иң яхшы механизатор" номинациясендә "Маркс" хуҗалыгында механизатор булып эшләүче Альмир Вәлирахманов җиңү яулады. 

 фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2264326.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    молодец булдырасын иркэм без колектиф исеменнэн. котлыйбыз, бэхетле бул иркэм